15 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукай вафатына 100 ел тулды. Бу көнне 100 ел элек Казанда бөек шагыйрь белән ничек хушлашкан булсалар, бу юлы да халкыбыз шул юлны үтеп, Тукайны искә алды.
Иртә белән хөкүмәт вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, Тукайның иҗатын сөючеләр, традиция буенча шәһәрнең опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәленә һәм Тукай мәйданындагы һәйкәлгә чәчәкләр куйды.
Габдулла Тукай озак авырудан соң 1913 елның 15 (2) апрелендә Казанның ул вакыттагы Клячкин хастаханәсендә кичке 8 сәгать 15 минутта вафат була. Ул чактан сакланып калган истәлекләргә караганда, татар халкы үзенең сөекле шагыйре белән 1913 елның 17 (4) апрелендә хушлаша. Шагыйрьне соңгы юлга озатырга Казан урамнарына бик күп халык чыга. Алар арасында – шагыйрьнең якын дуслары, дин әһелләре, газета–журнал, нәшрият хезмәткәрләре, «Сәйяр» артистлары, шәкертләр, студентлар һәм, гомумән, бик күп төрле катлау халкы. Шагыйрьнең җеназасы Печән базары мәчете яныннан Юнысов мәйданына таба юл тота. Ә монда җыелган 5–6 меңләп халык алдында Зариф хәзрәт Әмирхан тарафыннан җеназа намазы укыла. Шагыйрь Казанның мөселман зиратында җирләнә. Мәрхүмне җиргә иңдергәч һәм догалар укыганнан соң, Касыйм хәзрәт, шагыйрьнең васыятен үтәп, мәшһүр шигырен әйтә:
“Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә”…
…Тукайның үлеменә 100 ел тулган көнне казанлылар янә элеккеге Клячкин хастаханәсе бинасы янына җыелды. Биредә хәзерге вакытта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан. Тукай вафат булган бүлмәдә инде озак еллар музей экспозициясе эшли. Ул шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыра. Бинаның урам ягы диварында исә истәлек тактасы эленгән. Искә алу җыенын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачты.
“Моннан 100 ел элек халкыбыз Клячкин хастаханәсеннән Тукайны соңгы юлга озатты. Ул вакытта меңләгән халык ташкыны якын тирә урамнарны тутыра. Шагыйрьне җирләргә алып барганда бу ташкынның бер башы – зиратта, койрыгы шәһәр үзәгендә була. Мондый хәлне әле Казанның күргәне булмый. Бу хушлашу — шагыйрьнең кыска, әмма ялкынлы, ярсулы гомеренең ахыры, ә халык хәтерендә яши башлавының башы. Клячкин хастаханәсеннән Яңа Татар бистәсендәге татар зиратына кадәр үтелгән юл – шагыйрьнең үлемсезлек юлы. Бу халкыбыз тарихында, халкыбыз язмышында гаять зур символик мәгънәгә ия. Гомернең кадере, бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе турында уйландыра торган юл”, — дип белдерде мәдәният министры һәм Тукай исемен мәңгеләштерү юнәлешендә башкарылган эшләр турында телгә алды.
Клячкин бинасы янында шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан һәм Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев чыгыш ясады.
“Тукай татар дөньясында, бөтен төрки дөньясында гына түгел, ә бөтен кыйтгалар буйлап сәяхәтен дәвам итә. Кайсы илгә килеп чыксаң да үзеңне Тукайлы халыктан икәнеңне әйтсәң, шуннан соң сине белә башлыйлар. Тукайны соңгы елларда төрки халыклар үзләренең милли шагыйренә саный башлады. Кытайда яшәүче уйгурлар Тукайны яттан сөйли, миллиард ярым кытай халкы Тукай шигырьләрен мәктәп дәреслекләреннән өйрәнә. Бүгенге көндә Европа, Америкада, Азиядә Тукай иҗатын яхшы беләләр, бу безгә горурлык бирсә, җаваплылык та өсти. Тиешле дәрәҗәдә беләбезме без Тукайны? Үз дәрәҗәсендә хөрмәт итәбезме? Тукай ихтирамга мохтаҗ да түгел, аны зурлау безгә кирәк, Тукайны зурлау – ул татар халкын зурлау дигән сүз, Тукайны олылау – ул татар халкын олылау, Тукайны киләчәккә илтү – ул татар халкын киләчәккә илтү дигән сүз. Әгәр без халкыбызның гомерен киләчәктә дә күрергә телибез икән Тукай белән бергә булырга тиешбез. Тукайны үзебезнең горурлыгыбыз, маягыбыз санап, алга барырга тиешбез”, — дип сөйләде Разил Вәлиев.
Җыелган халык алдында яшь артист Рәшит Әхмәдуллин, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илдус Әхмәтҗанов Тукай шигырьләрен укыды. Харис хәзрәт Салихҗан Тукай рухына дога укыды. Тукайның истәлек тактасына чәчәкләр куйгач, халык Тукай вафат булган бүлмәне дә кереп карап чыкты.
Тукайны искә алу көнен оештыручылар моннан 100 ел элек кебек Клячкин бинасыннан җәяүләп Юнысов мәйданына, аннан Яңа Татар бистәсе зиратына барырга ниятләгән иде. Әмма шәһәр урамнарын ябарга рөхсәт ителмәү сәбәпле, халык калган юлны автобусларга утырып дәвам итте.
Казанның Юнысов мәйданыннан ерак түгел Габдулла Тукай әдәби музее урнашкан. Тукайны искә алучылар Фатих Кәрим урамы белән Габдулла Тукай урамнары киселешендәге 7 нче сырхауханәнең көндезге стационары каршындагы мәйданга җыелды. Биредә дә шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. 100 ел элек Тукайның җеназа намазы узган урында Харис хәзрәт Салихҗан Коръән укыды.
Халык янә автобусларга төялеп, Яңа Татар бистәсе зиратына килде. Тукай каберенә чәчәкләр куйгач, күренекле галим, Тукай җәмгыяте рәисе Хатыйп Миңнегулов һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Зиннур Мансуров сүз алды.
“Шушы йөз елда без Тукайсыз яшәдекме? Юк, без Тукай белән яшәдек! Ул безнең рухи символыбызга әйләнде. Җир шарында үз газиз халкын берләштерүче андый рухи символлар бик сирәк. Тәкъдир кушуы белән халкыбыз дөнья буенча таралган, сибелгән, Тукай исә безне инде йөз ел берләштереп торды. Болай да таркалган халык Тукайсыз берләшеп яши алыр идеме? Безнең халкыбызда шанлы уллар һәм кызлар бик күп, әмма алар арасында әле Тукай дәрәҗәсенә күтәрелә алырдайлар юк диярлек. Тукай безнең мәңгелек рухи юлбашчыбыз. Аның әсәрләре белән татарның ничә буыны үсте. Аның мәктәбендә татар әдәбияты өчен күпме шагыйрьләр, язучылар тәрбияләнде. Аның “Туган тел” шигыре белән генә дә без 100 ел дәвамында яшибез. Ул безнең рухи гимныбызга әверелде, һаман да телебез язмышы турында борчылып яшәргә этәрә. Шулай итеп, Тукай шушы узган 100 ел эчендә халкыбызның үсеше, бердәмлеге өчен артмый-талмый хезмәт итүен дәвам итте. Без Тукай алдында бурычыбызны түләп бетердекме икән?.. Аның мемориаль такталарын яңартасы, арттырасы бар. Казаныбызда Клячкин хастаханәсе янында Яшь тамашачы театры бинасы тора. Анда Тукай “Кисекбаш” поэмасын сәхнәдән торып укыган, монда, һичшиксез, мемориаль такта эленергө тиеш. Бүгенге Кәрим Тинчурин театры бинасында да булган Тукай, анда да истәлек тактасы кирәк. Без шагыйрьнең яңа академик томлыкларын югары сыйфатта башкарып чыгарга, ниһаять, аның энциклопедиясен эшләп бетерергә тиеш”, — дип сөйләде Зиннур Мансуров.
Тукай кабере янында халык Харис хәзрәт Салихҗанга кушылып шагыйрь рухына дога кылды.
Зираттан соң киң җәмәгатьчелек Габдулла Тукай әдәби музеена керде. Биредә “Ядкарьләрдә — Тукай рухы” исемле чара – “Төп нөсхә” көне оештырылган иде. Музей директоры Рәмис Аймәт аңлатканча, Габдулла Тукайны искә алу көнендә музейда инде бишенче ел рәттән Татарстан Милли музее, Татарстан Милли архивы һәм Татарстан Милли китапханәсендә сакланган Тукайның шәхси әйберләре, кулъязмалары, үзе исән вакытта басылып чыккан китаплары һәм фотосурәтләре тәкъдим ителә.
Тукайның биш шәхси әйбере – түбәтәе, Газизә апасына бүләк иткән тартмачыгы, җиң каптырмалары, юл кәрзине, Петербургка сәяхәте вакытында бүләк ителгән карандаш һәм кара савытлары Габдулла Тукай музееның даими экспозициясендә куелган. Алар хакында тәфсилләбрәк Г.Тукай музее өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева сөйләде. Бу көнне музей кунаклары алдында шулай ук Казанның 17 нче гимназиясе укучылары, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары да чыгыш ясады.
Тукайны искә алу чаралары кич белән Татарстан Язучылар бинасындагы Тукай клубында әдәби-музыкаль программа белән дәвам итте.
автор фотолары