Бөек татар шагыйренең юбилее уңаеннан, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тарафыннан, сынлы сәнгать һәм Татарстан мәдәниятен сөючеләр арасында «140 ел: Тукай мирасы буяулары» дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрелә.
Бәйгедә 7 яшьтән алып 18 яшькәчә (өч яшь категориясендә) балалар һәм яшьләр катнаша ала. Алардан Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдырган (шагыйрь образы, аның тормыш юлы; Г.Тукайның шигырьләре, поэмалары, әкиятләренә иллюстрацияләр; Тукай дан җырлаган туган як табигатенең шигъри образлары; шагыйрь әсәрләреннән канатлы гыйбарә, метафора һәм символлар; Тукай – игелек, гаделлек, халыклар арасындагы дуслык җырчысы һ.б. темаларга багышланган), төрле техникада башкарылган рәсемнәр 2026 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 5 майдан да соңармый игълан ителәчәк, дип хәбәр итә даими вәкиллекнең матбугат хезмәте.
24.03.2026. Тatspb.tatarstan.ru.
