Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куелуга 65 ел тулу уңаеннан кичә булды. Анда төрле елларда бу премияне алган лауреатлар да, 2023 елгы кандидатлар да катнашты.
Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 65 ел эчендә 244 шәхес һәм бер ансамбль лаек булган. Бүгенге көндә шулардан 111 кеше исән-сау. Аларның кайберләре музейдагы очрашуга килде: язучылардан Вахит Имамов, Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Ләбиб Лерон, Харис хәзрәт Салихҗанов, ә артистлардан Наилә Гәрәева, Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина һ.б. бар иде.
Премия тарихына күз салсаң, 1958 елда иң беренче лауреатлар арасында композитор Фәрит Яруллин (1914-1943) булган. Ул «Шүрәле» балеты өчен (вафатыннан соң) бүләкләнә. Музей кичәсендә «Шүрәле» балетының видеоязмасы күрсәтелде.
Элекке еллардагы лауреатлар чыгыш ясагач, быелгы кандидатларга сүз бирелде. Мәгълүм булганча, 2023 елгы кандидатлар исемлеге 13 пункттан тора, анда танылган театр коллективларын, шулай ук язучылар, рәссамнар, музыкантлар, рәссамнар, кинематографислар, галимнәр һәм архитекторларның исемнәрен күрергә мөмкин.
2023 елда театр сәнгате өлкәсендә премиягә, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрында Равил Сабыр әсәре буенча куелган«Абага алмасы ачы була» спектакле өчен, режиссер Фаил Ибраһимов, артист Рафил Сәгъдуллин һәм язучы, драматург, журналист Равил Сабиров (Равил Сабыр) исемнәре кергән иҗат коллективы дәгъва итә. «Быелгы кандидатларның барысына да уңышлар телибез, аларның һәркайсы үз өлкәсендә зур хезмәтләр башкарган. Гадел һәм мәртәбәле исемнәр алырга язсын иде», – диде Чаллы театры режиссеры Фаил Ибраһимов.
Быелгы кандидатлар исемлегендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының режиссер Илгиз Зәйниев, рәссам Сергей Рябинин, композитор Эльмир Низамов һәм артистлар – Дилүс Хуҗиәхмәтов белән Альбина Шаһалиева исемнәре кергән иҗат коллективы (Галимҗан Ибраһимов повесте буенча куелган «Адәмнәр» спектакле өчен) да бар. Актерлар Альбина Шаһалиева һәм Дилүс Хуҗиәхмәтов Тукай премиясенә дәгъва кылу «Әкият» Татар дәүләт курчак театры өчен зур вакыйга булуын әйтте. «Бу премия турында хыялланмадык та. Кандидатлар исемлегенә кертелүе турындагы сөенечле хәбәр барыбызны да шатландырды. Горурланабыз. Кандидатларның барысына да уңышлар телибез. Театрыбыз бу премиягә лаек булыр дип өметләнәбез. Кандидат булып басып тору үзе бәхет», – диде алар.
2023 елда Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен Тукай премиясенә кандидат булды. Ул соңгы вакытта галимнәрнең Себер татарлары телен татар теленең диалекты дип түгел, ә аерым тел итеп аерып чыгаруы күренешенә борчылуын белдерде. «Бу зурга китмәсме? Борчылам», – диде ул. Үзенең ике тапкыр инсульт кичерүе, шулай да иҗат итүдән туктамавы, бик күп шигырьләр язуы, биш китабы басылып чыгуы турында сөйләде.
ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, Дәүләт премиясенә дәгъва кылган кандидатларның барысының да иҗаты бай эчтәлеккә ия. «Тукай премиясе бай мәдәниятебезне күрсәтергә, танытырга мөмкинлек бирә», – диде ул.
2023 елның лауреатлары Габдулла Тукайның туган көне – 26 апрельдә игълан ителер һәм бүләкләнер дип көтелә.
07.04.2023. Зилә Мөбәрәкшина, Tatar-inform.tatar