ТАТ РУС ENG

2026 елда Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле

Фото: tatar-inform.ruФото: tatar-inform.ru

Татарстан Республикасы Рәисе каршында Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре буенча комиссиясе утырышында 2026 елда премиягә дәгъва итүчеләр исемлеге расланды. Алар арасында театр, кино, музыка, рәсем сәнгате, әдәбият һәм мәдәният әһелләре, иҗат төркемнәре бар.

2026 елда премиягә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге:

«Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җәббаров Айдар Тәлгат улы, Талипов Эмиль Мансур улы – Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә куелган «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен.

Казан хореография училищесы иҗат коллективы: Шахнина Татьяна Зиновьевна, Бородина Ольга Александровна, Закамская Вера Михайловна, Мамин-Оглы Марина Энверовна, Хантимирова Сания Хәсән кызы – Татарстанда хореография сәнгатен саклау һәм үстерүгә керткән өлешләре, З.Хәбибуллинның «Заколдованный мальчик» балетын (2024 ел, либретто татар халык әкиятләре һәм Г.Тукай әсәрләре мотивлары буенча иҗат ителгән) куйган, шулай ук 2006-2023 елларда К.Хачатурянның «Белоснежка и семь гномов», П.Чайковскийның «Щелкунчик», «Аленький цветочек», «Морозко», «Снежная королева» кебек XIX-XX гасыр композиторлары музыкасына балаларга куелган балет-әкиятләр сериясе өчен.

Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы (Илсөяр Иксанова) – «Үткелләрне үтү – дөнья көтү» шигырьләр җыентыгы өчен.

Корбанов Рафис Харис улы (Рафис Корбан) – «Әхмәров», «Ватан», «Алиш» китаплары, «Танкистлар» повесте өчен.

Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гыйбадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.

Кинематографистлар төркеме: Барыкин Алексей Александрович, Суров Олег Германович, Кашинский Егор Ильич, Емельянов Даниил Витальевич – МХО турында документаль фильмнар циклы өчен: «Кормильцы», «Голоса из колыбели», «Дорога» һ.б.

Гвоздь Юрий Константинович – кинематографиядә Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре образлары галереясын булдырган өчен (И.Шакиров, С.Хәким, Х.Якупов, Х.Бигичев, Х.Туфан, Р.Шәрәфиев һ.б.).

Низамов Эльмир Җәүдәт улы – «Кара Пулат» операсы өчен.

Әхмәтҗанов Шамил Сабир улы – «Сорнай моңы» дискы составына кергән татар халык җырлары циклы өчен.

Мәганов Наил Өлфәт улы – «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе, һәм иҗат төркеме әгъзалары: Павел Дмитриевич Корчагин, Эрдни Зулаевич Чавлинов, Сергей Юрьевич Вертелецкий – төрки музыка уен коралларын торгызу проектын гамәлгә ашырган өчен.

Сәләхов Рабис Мәгалим улы – татар халык җырлары мотивлары буенча хезмәтләр циклы өчен.

Вахитов Рифкат Мөхәммәт улы – «Тарих һәм шәхес» (1998-2019 еллар) хезмәтләр сериясе белән Татарстан Республикасында сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен.

Акимов Владимир Яковлевич – «Мое чувашское Ендурайкино» һәм «И снова о вечном…» күргәзмәләре өчен.

Ел саен республиканың әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлар өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары ТР Рәисе указы белән шагыйрьнең туган көне алдыннан билгеле була.

 

24.03.2026. Мincult.tatarstan.ru

Комментарий язарга


*