ТӨРЕКСОЙ Халыкара төрки мәдәниятләре оешмасы тарафыннан
2011 ел – Тукай елы дип игълан ителде. Бөтен дөньяга таралган төрки халык
ел буе Тукай иҗаты, татар мәдәнияте, әдәбияты белән яшәячәк.
25 гыйнварда Төркиянең Әнкара шәһәрендә, ТӨРЕКСОЙ оешмасының төп бинасында оештырылган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган
тантанада катнашучы Татарстан делегациясе җитәкчесе, ТР Премьер-министр
урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева үз чыгышында белдергәнчә,
Тукай Җаек (Уральск) якларына килгәч, төрек әдәбияты белән кызыксына,
төрекчә өйрәнә башлый. “Ул Госманлы чоры әдәбияты белән генә чикләнеп
калмыйча, замандаш язучыларның, шагыйрьләрнең иҗатлары белән дә таныша.
Зыя Паша, Габдулхак Хәмид, Намик Кәмал кебек классик әдипләрнең
әсәрләрен укый. Тукай һәрвакыт Төркиягә барырга омтылган. Әмма авырып
китү сәбәпле, аның хыялы тормышка ашмый кала”, — дип сөйләде Зилә
Вәлиева.
Татарстан мәдәният министры искәрткәнчә, төрки язучыларның,
җитәкчеләрнең бурычы — киләчәктә дә Төркиягә сәяхәтне дәвам итеп,
Габдулла Тукайның әдәби мирасы белән андагы халыкны якыннанрак таныштыру.
Төрки дөньяда бөек шагыйребезнең хәзинәсе, шигырьләре тирәнтен өйрәнелеп
бетмәгән, тиешле дәрәҗәдә тәрҗемә ителмәгән әле. Моңа үз чыгышында
Төркиянең мәдәният һәм туристлык министры Эртугурул Гүнәй дә игътибар
юнәлтте. “Тукайның төрекчәгә тәрҗемә ителгән шигырьләреннән без канәгать
түгел, аларны яңадан тәрҗемә итәргә кирәк. Шагыйрьнең шигырьләре бүген
дә асылын җуймаган. Быел төрки дөньяда Тукай елын игълан итү – аның
иҗатын барлап чыгу дигән сүз. Димәк, аның әсәрләрен тәрҗемә итәргә
форсат чыга. Без моны башкарып чыгарбыз дип уйлыйм”, — диде ул тантанада ясаган чыгышында.
Төркия җитәкчелегенең Тукайны үзләренең классик әдипләре белән янәшә
куеп, аның иҗатын өйрәнүгә җиң сызганып алынуы татарларны бик сөендерә. Төрекләр генә
түгел, бик күп төрки милләтләр шагыйрь алдында баш ия. ТӨРЕКСОЙ оешмасының генераль сәркатибе
Дүсен Касиенов үз чыгышында танылган казах әдибе Сабит Мукановның
мондый сүзләрен китерде: “Тукай бер чорда да асылын югалтмый, сүнми
торган классик булып калачак”.
Алсу Хәсәнова