Төркия дәүләт телерадио корылышы «ТРТ Аваз» телевидение каналы Габдулла Тукай елы җәһәтеннән күренекле шагыйребез турында махсус тапшыру әзерләде. «Төркестан көнлеге» дип аталган бу программаның студия кунагы буларак тарих галиме Надир Дәүләт чакырылган. Ул Габдулла Тукайның фәкыйрьлек, хасталык белән үткән аянычлы тормышын тасвир итеп, аның татар халкы өчен иҗтимагый проблемаларны каләмгә алган, халык теле белән язган шагыйрь буларак кадерле булуын аңлатты. Шулай ук татар милләте, Төркиягә килеп урнашкан татар зыялылары турында мәгълүмат бирде. Тукай әсәрләренең 1933 елда Япониядә дә нәшер ителгәнлеген белдереп, тамашачылар игътибарына китаплар тәкъдим итте.
12 февральдә турыдан — туры трансляцияләнгән 45 минутлык программаның авторы һәм алып баручысы Фаһри Солак, Мугла университеты галимәсе, танылган татар шагыйрәсе Чулпан Зарипова-Четин һәм Гази университеты фән-әдәбият факультеты филология фәннәре профессоры Фатма Өзкан белән телефон элемтәсе корып, Габдулла Тукай вә иҗаты турында тәфсилле аңлатмалар алды. Чулпан Четин Г.Тукайның татар халкы символына әйләнгән шагыйрь булуын искәртеп, соңгы елларда Татарстанда гына түгел, җир шарының татарлар яшәгән төрле илләрендә зурлап искә алынуына, бербереннән кызыклы чаралар оештырылуына басым ясады. Шул исәптән ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасы тарафыннан 2011 елның бөтен төрки дөньяда Габдулла Тукай елы игълан ителгәнлеген, бу уңайдан Төркиядә ел буе күп санлы чаралар оештырылачагын хәбәр итте. Габдулла Тукайның татар халкын берләштерүдә зур әһәмияткә ия шагыйрь булуын белдереп, моннан соң да милләтебезне берләштерүче символ буларак искә алынуын теләде.
Төркиядә беренчеләрдән булып Габдулла Тукай әсәрләре турында фәнни хезмәт язган Фатма Өзкан татар шагыйренең хәзерге заман татар әдәбиятында үзенчәлекле урын тотуын, үзеннән соң килгән яңа буын шагыйрьләренә үрнәк тәшкил итүен, шөһрәт баскычларыннан үргә менгәндә, яман хасталыктан котыла алмый, 27 яшендә якты дөньядан аерылуы турында сөйләде. Тукайның шагыйрь генә түгел, киң эрудицияле журналист булуын да искәртеп, шигырь һәм мәкаләләре басылган газета-журналларны телгә китерде. Иҗатында яктырткан темаларны барлады, белем алуга, бигрәк тә хатын-кызларның мәгърифәтле булырга тиешлегенә зур игътибар биргән зыялы зат булуын бәян итте. Тукайның кайбер шигырьләреннән я татарча яки төрекчә өзекләр укып күрсәтте. Фатма ханым Габдулла Тукайның татар халык авыз иҗатын оста файдалануын, милли фольклорны яхшы белүен сокланып сөйләде. «Су анасы» әсәренә тукталып, Тукайның балалар өчен әкиятләр, шигырьләр язган үз чорының сирәк әдибе буларак, татар балалар әдәбиятына нигез салуын ассызыклады.
Тапшыру төрек халкына Габдулла Тукай турында төп мәгълүматны бирсә дә, аның иҗатын тулаем күзалларга ярдәм итәрлек эчтәлеккә ия түгел иде. Тукайны тирәнтен аңлар өчен татар мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын яхшы белү кирәк. Тапшыруда болар искә алынмаган. Тамашачыга Тукай яшәгән чор, туган-үскән туфраклары, татар мәдәнияте белән бәйле материаллар күрсәтелмәде. Фотографияләр, рәсемнәр, видеокүренешләрдән тиешле дәрәҗәдә файдаланылмаганлыгы сизелә. Телевизор караучылар күбрәк тапшыруны алып баручы белән студия кунагын гына карап утырырга мәҗбүр булдылар. Шуңа да карамастан, Төркия дәүләте мәгълүмат чарасының Габдулла Тукай турында тулы бер программа әзерләве — күңелне иркәли, йөрәкне җылыта торган күренеш.
Рушания Алтай, «Татар-информ»