Казан дәүләт университеты профессоры Хатыйп абый Миңнегулов Тукайның әлеге шигьри соравы — бүген янә актуаль, дип саный. Казандагы Г.Тукай Әдәби музеенда 8 апрельдә узган шагыйрьнең 125 еллыгына багышланган мәдәни чара Г.Тукайның төрки дөньядагы урынына багышланган иде. Мәртәбәле кунакларның чыгышы нигездә шул темага булды. Әмма башкалардан аермалы буларак, Хатыйп Миңнегулов сүзен төркиләрдән түгел, ә руслардан башлады һәм Тукайның милләтләр турындагы «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» дигән шигырен искә төшереп тәмамлады да.
Танылган галимебез күптән түгел Татарстан Язучылар берлеге үтенече буенча үзәк матбугатка Тукай турында “Гений татарской поэзии” дигән мәкалә язган. Язманы “Литературная газета”га җибәргәннәр. Берничә көн элек газеттан шалтыратканнар икән. Хатыйп абый шул шалтыратуга игътибар юнәлтте. “Анна исемле кыз: “Менә сез, Толстой үлгәннән соң язылган Тукайның мәрсиясен китергәнсез. Тукай ди 13 нче елны үлгән, ул каян, ничек Максим Горький, Мережковский һәм башкаларны белгән,” — дип аптырап сорады. “Мөбәрәк тәсбих өзелде” дигән мәрсиясеннән тәрҗемә биргән идем. Анда Тукай Толстойны бик зурлый. Толстой вафаты Максим Горький, Потапенко, Куприн, Сологуб, Мережковский һәм башкалар өчен зур кайгы булганны саный. Тукаебыз рус язучыларының да иҗатларын яхшы белгән дип аңлаттым. Моның белән ни әйтәсем килә? Безнең татар тормышы, Тукайның эшчәнлеге белән таныш булмаган кешеләр аны татар җирлегендә генә, үз кысаларында гына үскән дип күз алдына китерә. Ә бит чынлыкта, Тукай үзебезнең 1000 еллык әдәбиятыбыз рухи казанышларын гына түгел, шәрык, рус, гарәп әдәби казанышларын да мул үзләштергән, иҗади файдаланган, кирәк икән ярышып та язган. Тукайны төрки дөньяда үзе исән вакытта ук зур шагыйрь, бөек, даһи зат рәвешендә кабул иткәннәр һәм алар үсешенә Тукай зур йогынты ясаган”, — диде ул.
Аннары галим тарихны, үз хатирәләрен барлап узды: “Соңгы елларда менә татар, менә казах, әзербайҗан, төрек дип аерабыз. Элеккеге тарихта алар арасында аермалылыкка караганда гомумилек көчле икәнне күрәсең. Үзара аралашканнар, төрле күчешләр булган. Уртак мөселман дини кыйммәтләре булуы гаять мөһим роль уйнаган. Элек-электән безнең әби-бабаларыбыз гарәп, фарсы авторларын оригиналда укыган. Ә инде госманлы, үзбәк, әзербайҗан, уйгурларны әйтәсе дә юк. Алар бит соңгы вакытта гына тәрҗемә ителә башлый.
Тукай укыган китапларны бер үк вакытта гарәпләр дә, әзербайҗаннар да һәм башкалар да укый. Тукай үзенең иҗатында, язганнарында татарларныкын гына түгел, гомумән, менә шушы мөселман – төрки дөньяга хас булган уй-омтылышларны, ниятләрне дә, инсани кыйммәтләрне дә бирә.
Ташкент, Алмата, Бакуда, Төркиядә шактый йөргәнем бар. Совет чорында Ташкентка яки Сәмаркандка килсең, “Нугай туган, мин сиңа Тукайны укыйм әле”, — дип сөйләп китәләр иде. 1997 елда Алматага баргач, шагыйрьләр әйләндереп алдылар да ярыша-ярыша Тукайны сөйли башладылар”.
Тукайның төрки дөньяда үзе исән чакта ук бик яшьли танылуы хакында җиткергәч, Госман абый бүгенге көнгә кадәр аның бөеклегенә якыная алган каләм иясе булмау турында әйтте. Бу уңайдан Сибгат Хәкимнең: “Тукай шигырьләрен малай вакытта гына язган. 27 яшьтә китеп барган. Аннан соң без инде алга бардык кебек. Ләкин Тукай һаман бездән алда бара”, — дигән сүзләрен искә төшерде.
Галим фикеренчә, Тукай турында сөйлибез, аны күтәрәбез икән, бу бер үк вакытта Исхакыйны да, Гафурины да һәм башкаларны да зурлау, бу телебезне, тарихыбызны, милли асылыбызны да зурлау булып тора.
“Без Тукай алдан барсын өчен аны укырга, яшь буынга җиткерергә, балаларны миллиҗанлы итеп тәрбияләргә бурычлыбыз. Татарга үзенең мөстәкыйль дәүләте булмагач геноцид сәясәте яный һәм Тукай шигырьләре безнең халыкка ышаныч биргән. Тукай үз чорында да халыкның моң-зарларын биргән беренче шагыйрь булган һәм хәзер дә ул безнең белән.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? – ди ул мәгълүм шигырендә.
Бу сүзләр татар мәктәпләре, матбугат органнары өчен көрәш барган вакытта Тукай заманына караганда да актуальрәк яңгырый”, — ди галим.
Айзирәк Гәрәева
Ш.Абдюшев фотосы