ТАТ РУС ENG

Тукайның туган ягы – Арча төбәгендә юбилей чаралары җәй көне узачак

 


Габдулла Тукайның 125 еллыгына юбилей чаралары Татарстан Республикасының Арча районында, шагыйрь белән бәйле Яңа Кырлай, Кушлавыч авылларында җәй айларында узачак. Бу хакта Тукайны искә алу көнендә ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов хәбәр итте.

Ул матбугат чараларында да юбилей уңаеннан бик материаллар дөнья күрүен билгеләп үтте. “Тукай шигырьләренең башка телләргә өр-яңа тәрҗемәләре, дүрт телдә әкиятләре эшләнә. Мәскәүдә шушы көннәрдә Тукайның 45 шигыре русча тәрҗемәдә басылып чыгачак. Идел буе халыклары телләрендә 20 шигырь басмага әзерләнә”, — диде Илфак Ибраһимов.

Шулай ук Мәскәүдә чыгучы газета-журналларның дөнья халыклары телләрендә Тукайга багышланган номерлары әзерләнә. “Бу Тукайны дөнья күләмендә таныту белән бергә, кешелек җәмгыятендә аның ролен кире кайтару да булып тора”, — дип белдерә ТР Язучылар берлеге рәисе.

tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*