Татарстанда беренче тапкыр Тукай укулары узды. Бөек шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышлаган җыенны үткәрү урыны итеп Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясе сайланган.
Укулар вакытында укучылар Тукай шәхесенә һәм иҗатына карата зур кызыксыну белдергән. Алар шагыйрьгә багышланган шигырьләр бәйгесенә тәкъдим ителгән әсәрләре белән таныштырган, Тукайның шигырьләрен башка халыклар телләренә тәрҗемә иткән. Шулай ук укучыларның Тукай эзләре буйлап һәм туган як темасы буенча язылган тикшеренү эшләре якланган.
Укулар вакытында эш “Тукай премиясе лауреатлары”, “Тукай әсәрләренең идея-сәнгати эчтәлеге”, “Тукай дөнья мәдәнияты җирлегендә” һәм башка юнәлешләр буенча алып барылган.
Гимназия укытучылары Тукай әсәрләрен анализлау, шигырьләрен башка телләргә тәрҗемә итү буенча остаз мәктәпләре уздырган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты.