Татарстанның Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга ниятлиләр. Ул 2011 елда – Тукайның 125 еллык юбилей елында ачылыр дип көтелә. Хәзерге вакытта аның урынын сайлыйлар. Чаллы хакимияте башлыгы Васил Шайхразиев Тукай сынын бюст кына түгел, ә тулыканлы һәйкәл булачак дип белдерә. Ул шәһәрнең «100 бакча» проектын тормышка ашыру кысаларында эшләнәчәк. Һәйкәл янында төрле әдәби очрашулар, мәдәни чаралар үткәреп булачак. Һәйкәл ясауга меценатлар финанс ярдәме күрсәтер дип өметләнәләр.