2011 елның 26 апрелендә Мәскәүнең Новокузнецкая урамында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды.
Ул башкалада шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында төп вакыйга булды. Монумент Россия башкаласына Мәскәү Хөкүмәте карары нигезендә ТР Хөкүмәте тарафыннан бүләк ителде. Монументның авторы – Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков.
Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Владимир Платонов, Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин, Төркия Республикасы илчесе Айдын Аднан Сезгин, Әзербайҗанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Полад Бүлбүл оглы, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия Федерациясенең 10 нан артык субъектыннан килгән вәкилләр, 10 артык илнең илчелекләре вәкилләре һәм илчеләре, башка рәсми затлар, Мәскәү татарлары катнашты.
Чараны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Мәскәү Хөкүмәте, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенә, һәйкәл ачу идеясен хуплаган, әлеге идея чынга ашсын өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән барлык кешегә эчкерсез рәхмәтләрен ирештерде.
“Татар шагыйренә һәйкәл ачу тантанасына килергә вакыт тапкан барлык җитәкчеләргә дә зур рәхмәт. Моның белән без тынычлыкны ныгыту, күпмилләтле һәм күп конфессияле Россия халыклары, аның башкаласы арасында татулык һәм үзара аңлашу юлында тагын бер адым ясадык”, — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
“Габдулла Тукай бик аз – нибары 27 ел яшәгән. Әмма ул үзенең кыска гына гомерендә дөньяга килгәннән соң 125 ел үткәч тә телләрдән төшмәгән әсәрләр иҗат итеп калдырган. Аның фикерләре кешеләрнең бер илдә тыныч, дус һәм тату яшәү теләгенә аваздаш”, — дип өстәде Ф.Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, һәйкәл урнаштырылган бакча яшьләр һәм ветераннарның яраткан очрашу урынына әвереләчәк. “Бирегә аралашу, туган телләрен ишетү, үзләренең кече Ватаннарыннан еракта яшәүче милләттәшләрен күрер өчен киләчәкләр. Һәйкәлне ачуда катнашы булган һәркемгә зур рәхмәт”, — диде Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышының ахырында.
Искәртеп узабыз, Мәскәү шәһәр Думасының Татар бистәсендә Тукайга һәйкәл кую турындагы карары 2005 елның мартында кабул ителә. Ул чагында бронза монументны урнаштыру өчен урын да билгеләнә. Әмма шуның белән эш туктап кала. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинның сүзләренә караганда, агымдагы елның мартында Казанда Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Мәскәү арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелу әлеге проектны гамәлгә ашыруда зур этәргеч булды.
Равил Әхмәтшин Мәскәү шәһәре Хөкүмәтенә, һәйкәлне урнаштыруда кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәткән меценатларга зур рәхмәт белдерде.
Проектны гамәлгә ашыруда Мәскәү шәһәренең мактаулы төзүчесе, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Азат Вәлиев гаять зур ярдәм күрсәтә. Аның булышлыгы белән һәйкәлне урнаштыру эшләре вакытында төгәлләнә.
Бәйрәм чарасы Татар мәдәнияте үзәгендә дәвам итте, биредә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары, Резеда Галимова, “Казан егетләре” төркеме һәм башкалар катнашында концерт булды. Музыкаль кичә башында тамашачыларга Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәсим Акчурин, Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Чара бүген Мәскәүдә Тукай көннәре кысаларында А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театрында дәвам итәчәк. Биредә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән “Печән базары” спектаклен күрсәтәчәк.
ТРның РФда Вәкаләтле Вәкиллеге матбугат үзәге