2011 елның 27 маенда Казанның Г.Тукай Әдәби музеенда татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе, күренекле язучы-драматург, публицист Гафур Коләхмәтовның тууына 130 ел тулуга багышланган “Ике фикер” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә татар әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, галим Азат Әхмәдуллин, Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәэмина Биктимерова, Г.Тукай Әдәби музееның язма чыганаклар бүлеге мөдире Рәмзия Абзарина, Казан шәһәренең 70 нче мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Г.Коләхмәтовның үзе, аның туганнары, музейдагы экспонатлар турында яңа мәгълүматлар ачылды.
“Г.Коләхмәтов һәм аның замандашлары совет заманындагы революционерлар түгел. Алар чын мәгънәсендә бөтен күңелләре белән татар халкы алдынгы булсын, аңлы булсын, тук булсын, хатын-кызлар ирләр белән тигез хокуклы булсын дип, халык бәхете өчен көрәшкә үзләрен багышлаган кешеләр”, – дип билгеләде әдәбият галиме Азат Әхмәдуллин. “Әсәрләре бүген дә актуаль яңгырый. Бүгенгәчә Г.Коләхмәтовның иҗатын совет әдәбияты башлангычы дип санадык. Хатын-кыз проблемаларын, милли идеалларны күтәргән әсәрләрне совет әдәбиятының нигезен тәшкил итә дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Г.Коләхмәтовның художник буларак та, язучы буларак та зурлыгын онытырга тиеш түгел без”, – дип галим үзенең чыгышын төгәлләде.
Г.Коләхмәтовның бертуган апалары – Гамбәр, Шәмсекамәр, Суфия турында Тәэмина Биктимерова җентекләп сөйләде. Табибә булырга хыялланган иң кечкенә кызлары Суфияга Петербургта укырга ярдәм иткән Ф.Әмирхан һәм Г.Тукай аларның тормышында аерым урын тотуларын ассызыклады.
Г.Тукайның әдәби музеенда Г.Коләхмәтовның сеңелләре кулы белән ясалган әйберләр: тәмәке янчыгы, түбәтәй, күкрәкчә һәм хат букчасы саклана. Шунда ук аларның фотографияләре урын алган. Ә ТР Милли музее фондларында исә бу гаилә әгъзаларының визиткалары, Г.Коләхмәтовның кул һәм өстәл сәгате, фотоальбомы, язу әсбаплары, күп сандагы фотолары, хатлары бар. Алматада яшәгән Г.Коләхмәтов апасының оныгы Асия Поцелуйконың теләге белән Милли музей фондына тапшырылган әлеге экспонатларның кайберләре кечкенә күргәзмәдә дә урын алды.
“Г.Коләхмәтовның 1916 елның 14 августында әнисенә бүләк иткән камзулы саклана. Тукайның да Газизә апасына бүләк иткән камзулы бар, ләкин ул бик нык бозылган, реставрацияләүне таләп итә. Акча кирәк”, – дип “уфтанды” музей хезмәткәре Рәмзия Абзарина.
Казан шәһәренең Киров районындагы 70 нче мәктәп укучылары Г.Коләхмәтовка багышланган музей почмагыннан фотолар күрсәтте, экскурсия өзеген тәкъдим итте. Кичә Алина Прокофьева башкаруындагы моңлы татар көйләре һәм 11, 22 нче музыка мәктәпләре укучыларының курайда уйнаулары белән үрелеп барды.
Алена Гурьянова