2011 елның 12 августында Көнбатыш Казахстанның Чингирлау бистәсендә «Татар мәдәнияте көне» узды. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга һәм Казахстан Республикасы мөстәкыйльлегенең 20 еллыгына багышланды. Бәйрәмгә Россиядән, Соль–Илецк районының Линевка авылыннан «Мирас» фольклор ансамбле килде, Уральск шәһәренең Татар мәдәни үзәгеннән Аксакаллар шурасы рәисе Н.Төхвәтуллина, әлеге үзәкнең идарә рәисе урынбасары Ә.Лежина, музыка бүлеге җитәкчесе Р.Габитов һәм Р.Әминова кунак булып барды.
Татар мәдәнияте көнендә Чингирлау бистәсенең яшь талантлары күңелле концерт программасы әзерләгән иде. «Йолдызлар» төркеме биюләр белән, ә Асета Спиридова «Әлдермеш» җыры белән тамашачыларны сөендерде. Бәйрәмдә катнашучыларны җирле авыл округы акимы Сәгыйтькали Ульяров, эчке сәясәт бүлеге җитәкчесе Айбәк Солтанов, җирле татар мәдәни үзәге рәисе Гүзәл Кузбакова сәламләде.
Татар мәдәнияте көне уңаеннан кул эшләре, халык һөнәрчелеге күргәзмәсе, милли аш–су осталары бәйгесе дә оештырылган иде. Соңгысында Мөхитовлар гаиләсе җиңү яулады. Шулай ук халык гадәттә татар сабантуйларында уздырыла торган милли уен–ярышларда да көч сынаша алды: концерт сәхнәсе тирәсендә капчык киеп йөгерү, гер күтәрү (һ.б.) ярышлар үткәрелде.
gabdullatukay.ru