2011 елның 23 августында Татарстанның Саба районы Татар Икшермәсе авылының Г.Тукай исемен йөрткән урамында, шагыйрь Г.Тукай тууына 125 ел тулу уңаеннан «Без Тукайлы халык!» исемле концерт оештырылды. Бу чарада Г.Тукайның шигырьләре укылды, җырлары башкарылды. Бу урамның иң өлкән кешесенә, 55 ел парлап гомер итүче гаиләгә, туган көнен билгеләп үтүче егеткә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Урам халкы үзләре алып килгән күчтәнәчләрдән һәм карабодай боткасыннан авыз иттеләр. Килгән кунаклар бәйрәмнән бик канәгать калып, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.
saby.tatarstan.ru