ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай урамында – «Бөек Тукай бәйрәме!»

 


Даны барның җирдә җыры була.
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без бәхетле, без шагыйрьле халык
Без Тукайлы халык мәңгегә.


Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып
Мәңге яши, яшәр ул Тукай!
 
2011 елның 24 августында Татарстанның Саба районы Юлбат авылы Мәдәният йорты каршында  «Габдулла Тукай урамында – Бөек Тукай бәйрәме!» дип исемләнгән урам концерты үткәрелде.  Авылыбызның үзешчән егет һәм кызлары бәйрәмгә килгән тамашачыны матур җырлары белән каршылады. Тирә-күрше авыллардан да концертка куп тамашачы җыелды. Илнур Халилов, Айсаф Хаҗиев,  Алсу Габдулхаева, Резидә Рахимуллина, Гөлшат Ганиева, Йолдыз Халикова, Илгизәр Рахимуллиннарның матур җырларын халык җылы кабул итте, татарча рәхәтләнеп биеде, куңел ачты. Бәйрәм саф һавада кичке дискотека белән тәмамланды.
 
Туган җир дә, туган тел дә бик кадерле
Юкка гына мактамаган аны Тукай.
Онытма син туган телне беркайчан да!
Туган җиреңне хөрмәтлә, ярат, дускай!

 

saby.tatarstan.ru

 

Комментарий язарга


*