Күптән түгел “Тукай фонды” чакыруы буенча Татарстанга Җаек каласыннан кунаклар килде. Казакъстанның әлеге шәһәре татар өчен бик кадерле, чөнки олуг шагыйребез Габдулла Тукай анда 12 ел яшәп, җитлеккән шәхес булган. Ә кунаклар өчен Татарстанда да үтә кадерле урыннар күп. Шуларның берсе – Кайбыч районы. Нәкъ менә шул районның Кече Кайбыч авылында Тукайның остазы Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин туган. Җаектагы Тукай музеенда Мотыйгулла хәзрәт һәм аның гаиләсе турында изге ядкарьләр саклана. Кунаклар 35 кеше иде. Иртән юлдан гына килеп төшсәләр дә, Җаекның Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов: “Юлда барганда автобуста ял итәрбез, вакыт үткәрмик, Кайбычка алып барыгыз”, – диде.
Район чигендә безне Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм чәкчәк тоткан Кайбыч сылулары каршы алды. Рәмис әфәнде – “аяклы энциклопедия” ул, нинди генә сорау бирсәң дә, җавапсыз калмыйсың. “Сездә Тукаебыз тәрбияләнгән, – диде ул Җаек кунакларына карап, – татар музыкасына Нәҗип Җиһановны бирдегез, ә Кайбыч – казакъ музыкасы сәнгатенә Латыйф Хәмидине, Тукайның остазы Мотыйгулла хәзрәтне биргән төбәк. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән Кышкар мәдрәсәсендә укыган Мотыйгулланы язмыш Җаекка китерә. 1895 елда 9 яшьлек Габдулланы да Җаекка алып киләләр һәм ул Мотыйгулланың иң яраткан шәкертенә әверелә. Соңрак Мотыйгулланың улы Камил Мотыйгый нәшер иткән гәҗит-журналлар Тукай өчен иҗат мәйданына әверелә“.
Без кунакларны Мотыйгулланың кызы, мәшһүр җырчы Галия Кайбицкая музеена алып кердек. Рәмис Хәялиев аларга җырчының истәлек дәфтәре нөсхәсен бүләк итте. Галия ханым үз куллары белән язган бу бәһасез ядкарьне китап итеп чыгарсаң да әйбәт булыр иде. Һәрхәлдә, “Тукай фонды” моны үзенең эш планына кертеп куйды.
Кече Кайбычта Мотыйгулла хәзрәтнең өе сакланмаган, безгә нигез урынын гына күрсәттеләр. Әмма заманының иң алдынгы карашлы дин әһеле, мәгърифәтче Мотыйгулла хәзрәт – Кайбыч халкы хәтерендә. Гомумән, бу районда күренекле якташлары белән горурлана беләләр. Киләсебезне әйткәч, район башлыгы Җәүдәт Гаффаровның куануын белсәгез иде. “Алып кил кунакларны, безнең якны күрсеннәр-белсеннәр, – диде дә: – Габдулланы безнең Мотыйгулла хәзрәт Тукай итте бит”, – дип тә өстәде.
Җәүдәт Рәшит улы кунаклар өчен сый-хөрмәт тулы өстәл дә әзерләткән икән, рәхмәт яусын аңа. Кече Кайбыч мәчетенә кереп олуг якташларыбыз рухына дога кылганнан соң Казанга кузгалдык.
Икенче көнне безне Казан арты көтә иде. Арча җитәкчелегенә, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдиновага, “Тукай-Кырлай” музей комплексы директоры Тәлгат Гомәровка рәхмәт. Ял көне булса да, музейларны ачтырып, хезмәткәрләрне чакыртып куйганнар. Әле Надия Равил кызы Җаек яшьләре күңел ачсын өчен – таяк тартышу, чүлмәк вату, җепкә бәйләнгән бүләкләрне кисү кебек уеннар өчен реквизитлар, алай гына да түгел, җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерләп куйган икән, рәхмәт төшкере.
Кунаклар үз чиратында рәхмәтләр укып, безне Җаекка чакырып саубуллаштылар. “Чакырган җиргә бар…” ди бит, барырбыз да. Җитди сәбәбе дә бар: Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс Мотыйгулла хәзрәтнең туганы икән бит. Моны хәзрәт үзе дә әйткән иде, Кайбычта да искә төшерделәр. Шулай итеп, Рамил кардәшебез белән яңадан Җаекка барып Мотыйгулла имам булып торган, ә Тукай намазга йөргән “Кызыл мәчет”кә кереп, истәлекле урыннарны карап, догалар укып кайтырга ниятлибез.
Риман Гыйлемханов,
vatantat.ru