Индира Нәбиулла кызы ӘХМӘТВӘЛИЕВА,
Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Педагогик эш стажы – 31 ел.
Мин – Киекле авылында туып, шушы гүзәл якның хозурый табигате кочагында, искиткеч уңган-булган халкы арасында үскән бер татар кызымын. Туган мизгелемнән алып хәзерге вакытка кадәр, чын татар булуым белән горурланып, хәлемнән күпме килгән кадәр туган телемне саклап калу, аны үстерү, башка телдә аралашучы ватандашларым алдында дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә тырышам. Башка кешеләр белән чагыштырганда минем мөмкинчелекләрем дә күп дип саныйм. Чөнки мин – укытучы. Укытучы гына да түгел – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Нәниләрнең беренче укытучысы, икенче «әниләре» ул. Икенче әниләре дип курыкмыйча әйтә алам: укучыларымның газиз әниләре дә миңа шулай эндәшә. Ә әни – һәр кешенең тормыш башы – иң беренче баласын кулына алып, туган телендә «улым», «кызым» диюче, туган телендә бишек җырлары көйләүче, иң беренче булып туган халкының әкиятләрен сөйләүче, назлы сүзләр белән юатучы бит ул. Мин үзем дә – өч кызыма әни. Минем сыйныфка килгән укучыларым өчен дә икенче «әни» булу мине икеләтә бәхетле итә. Балаларыма туган телемнең матурлыгын, бөеклеген, газизлеген аңлатуны, нәни күңелләренә ватанпәрвәрлек хисләрен салуны мин иң олы бурычларымның иң мөһиме дип саныйм. Татар булып туган, кечкенәдән үк рус телен дә үз туган теле кебек өйрәнгән кеше өчен ике тел дә туган тел кебек булса да,татар телендә сөйләшү, сөйләү күңелгә рәхәтлек бирә. Хисләреңне, уйларыңны телебезнең матур, мәгънәле сүзләре белән аңлату нәни укучыларымның йөрәгенә сеңеп, гомерләре буена күңелләрендә бөреләнеп, чәчәк атып, буыннан-буынга бирелеп торса, мин үземнең куйган бурычыма ирешкән булырмын дип уйлыйм. Авыл укытучысы, шәһәр укытучысыннан аермалы буларак, туган җир белән ныклы бәйләнештә тора. Халкымның гореф-гадәтләре, йолалары авыл җирлегендә саклана бит. Авыл баласы бишектә чакта ук шул җырларны, моңнарны күңеленә сеңдереп үсә, ә без, авыл укытучылары, шушы балалар мәктәпкә килгәч, туган телгә, туган җиргә булган мәхәббәтне тәрбияләүне дәвам иттерүчеләр булып торабыз.
Әмма шунысы кызганыч: авыл мәктәпләре алдында зур проблема тора. Авылларыбыздан яшьләр китә, балалар саны кими, авылга кайтучы укытучылар саны да бик түбән дәрәҗәдә. Мәктәпләрдә күбесенчә безнең буын кешеләре эшли. Күбебез, лаеклы ялда булсак та, яраткан эшебезне ташлап китәргә ашыкмый, чөнки алмашка килергә теләүче яшь укытучыларыбыз юк. Килгән яшьләр дә, озак эшләмичә, зур шәһәрләргә «акчалы» эш эзләп китә. Аларны да гаепләп булмый, чөнки тормыш алып бару өчен шәһәрдә мөмкинлекләр дә күбрәк бит. Менә шундый проблемалар турында уйлый башласаң, «киләчәгебез нинди булыр, авыл мәктәпләрендә тәрбияләнгән балалар булмаса, туган телебезгә, туган җиребезгә булган мөнәсәбәт нинди булыр икән?» дигән сораулар күңелне борчуга сала.
Әмма ничек кенә булмасын, авыл укытучысы булуым белән горурланам мин. Туган авылым – Киекле юкка чыгучы авыллар рәтенә кермәс, бәлки, дигән өметем көчле әле, чөнки республикабыз җитәкчеләре дә, районыбызныкылар да авылыбызның тормыш-көнкүрешен яхшырту өстендә һәрдаим эшлиләр. Күптән түгел яңа балалар бакчасы ачылды, былтыр яңа мәдәният йорты гөрләп эшли башлады. Авылыбызда яңа йортлар салып, авыл җирлегендә яшәп калучы яшьләребезнең саны да бер дәрәҗәдә саклана. Авылыбызның шундый дәрәҗәдә булуына безнең Киекле мәктәбендә эшләүче һәр укытучының да өлеше бардыр дип саныйм. Туган телебезнең киләчәге өчен борчылсак та, без тәрбияләгән укучылар яши бит авылыбызда, алар яшәгәндә, балалар үстергәндә туган җиребезгә, туган телебезгә, милләтебезгә булган мәхәббәт сүнмәс, сүрелмәс, дип өметләнеп калам мин.