ТАТ РУС ENG

Балалар китапханәсендә Тукайга багышланган күргәзмә ачылды

Габдулла Тукайның 1908 елда төшкән фотосурәтеГабдулла Тукайның 1908 елда төшкән фотосурәте

Казанда Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Татарстан Милли музее фондларыннан «Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» дип аталган күчмә күргәзмә уза.

Китапханә хәбәренчә, әлеге күргәзмә татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыра. Экспозициядә әдипнең фотографияләрен күрергә мөмкин. Шулай ук аның иҗади даирәсе, татар әдәбияты һәм журналистикасын үстерүгә керткән өлеше турында да бәян ителә.

Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә китапханәдә февраль ае дәвамында эшләячәк.

 

15.02.2023. rdb.tatar

Комментарий язарга


*