«Шүрәле» балетын иҗат иткән композитор, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең беренче лауреаты Фәрит Яруллин Бөек Ватан сугышында Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә 1943 елның 17 октябрендә Дубровно районында һәлак булган.
2023 елның 11 апрелендә Минскида «Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман» темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Татарстан делегациясе дә – Бөтендөнья татар конгрессының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте вәкилләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар катнашты. Алар 10 апрельдә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Дубровно шәһәрендә татар композиторы, «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинның һәйкәленә чәчәкләр салды.
Дубровно шәһәре үзәгендә урнашкан сәнгать мәктәбе 2017 елдан бирле Фәрит Яруллин исемен йөртә. Мәктәп бакчасында композиторга һәйкәл куелган. Районның төбәк тарихы музеенда да Фәрит Яруллинга багышланган аерым экспозиция бар. Ул композиторның фотосурәтләре, биографиясе, музыкаль әсәрләренең ноталалары, «Шүрәле» балеты афишалары, 2017 елда һәйкәл ачылу тантанасыннан фотографияләр белән таныштыра.
Фәрит Яруллин 1943 елның октябрендә Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә Дубровно районында һәлак була. Аның җәсәде «Рыленки» мемориаль комплексында җирләнгән. Бу каберлектә 10 меңгә якын совет солдаты күмелгән. Мемориаль ташларда татар фамилияләре дә күп. Алар арасында Фәрит Яруллин исеме дә бар. Татарстан делегациясе «Рыленки» каберлегенә дә чәчәкләр салып, сугышта һәлак булган ватандашлар рухына дога кылды.
Фәрит Яруллин милли балетка нигез салучы буларак татар музыка сәнгате тарихына кергән шәхес. Ул иҗат иткән беренче татар «Шүрәле» балеты (Габдулла Тукай әкияте нигезендә Әхмәт Фәйзи һәм Леонид Якобсон либреттосы буенча) 1945 елда Казанның Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Әмма бу вакыйганы композитор үзе күрми кала – ул 1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. 1958 елда Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куелгач, беренче премиягә лаек булучылар арасында Фәрит Яруллин (үлгәннән соң) исеме дә бар.
12.04.2023. Рифат Каюмов, «Татар-информ» МА