2013 елның 27 сентябрендә Казанданы Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай һәм аның замандашлары» циклыннан педагог, әдип, нәшир һәм журналист Борһан Шәрәфнең тууына 130 ел тулуга багышланган «Фаҗигале язмыш» исемле әдәби-музыкаль кичә була.
Татарстан Милли музееның төрле җыелмалары арасында татар мәдәнияте һәм әдәбияты әһелләренең фондлары аерым урын били. Бертуган Шәрәфләр һәм аларның туганнарыннан килгән музей экспонатлары арасында гаилә фотосурәтләре, документлар, китаплар, кулъязмалар һәм тормыш-көнкүреш әйберләре бар. Кичәдә шушы зыялы нәселдә сакланып, безнең көннәргә килеп җиткән кайбер кызыклы музей экспонатларының тарихы белән танышырга мөмкин, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.
Шәрәфләр – татарның күренекле мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләре гаиләсе. Алар 1906 елда эшли башлаган «Матбагаи Шәрәф» нәшрияте исеме белән беренче тапкыр телгә алына. Тарихта бу гаилә «Борадәран Шәрәфләр» («Бертуган Шәрәфләр») буларак билгеле. Милли тарихыбызда якты эз калдырган бу нәсел вәкилләре – бертуган Шиһап, Шәһер, Борһан, Гыйльметдин һәм Галимҗан Шәрәфләр – 30 нчы елларда кулга алынып, фаҗигале язмышка дучар ителәләр.
Бертуган Шәрәфләр Казанда Габдулла Тукайның мәдәни мохиткә кереп китүендә зур роль уйный. Уральскида яшәгәндә үк Тукай Шәрәфләргә берничә хат яза. Әсәрләрен Шәрәфләрнеке кебек дәрәҗәле матбагада бастырасы килә. 1907 елның көзендә, Казанга кайткач, Г.Тукай алар белән якынрак таныша. Борһан Шәрәф шагыйрьне Казанның зыялы татар яшьләре, шул исәптән, әдип Фатих Әмирхан белән таныштыра. Озак та үтми, Шәрәфләр матбагасында шагыйрьнең тәүге китабы дөнья күрә.
Кичәдә бертуган Шәрәфләр тормышын өйрәнеп, алар турында «Фаҗига» китабын язган галим, тарих фәннәре докторы, профессор Рәмзи Вәлиев, Шәрәфләрнең туганнары, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашачак.
Өстәмә мәгълүмат:
Борһан Шәрәф (1883-1942) Казан губернасының Тәтеш өязе Аксу авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Буа районы) җитеш тормышлы, сәүдә белән дә шөгыльләнгән крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
1900 елда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый, соңыннан шунда гарәп-фарсы телләрен укыта. 1905 елдан башлап журналистлык эшчәнлеген башлап җибәрә. 1905-1908 елларда «Казан мөхбире» газетасында җаваплы сәркатип, «Әхбар»да мөхәррир булып эшли. Бу чорда матбугатка чыгарылган демократик мәкаләләре өчен эзәрлекләнеп, 1908 елда Оренбурга китеп «Вакыт» һәм «Шура» идарәләрендә эшли башлый. «Вакыт» газетасының махсус хәбәрчесе сыйфатында Урта Азиядә, Иранда булып кайта. Аның Иран революциясе хакында язылган мәкаләләре бер-бер артлы басылып тора. Шулай ук «Хөсәения» мәдрәсендә мөгаллимлек итә. 1917-1918 елларда «Оренбург мөхбире» газетасын чыгара. Соңрак исә Уфа медицина техникумында укытучы, Ташкент, Караганда, Алматы шәһәрләрендә нәшрият системасында эшли.
Борһан Шәрәф тәрҗемәләр белән дә шөгыльләнә. Оренбур миллионеры һәм меценаты Гани Хөсәеневнең эшчәнлеге турында «Гани бай» исемле күләмле китабы 1913 елда Оренбургта нәшер ителә.
Б.Шәрәф утызынчы еллар башында ук гаепсезгә кулга алына, сөрген җәбер-золымнарын үз җилкәсендә татый. 1942 елны вафат була.
intertat.ru