ТАТ РУС ENG

Чувашиядә “Тукай мәдрәсәсе” ачылды


2015 елның 25 гыйнварында Чувашия Республикасының Комсомол районындагы Тукай авылында яңа мәдрәсә бинасы ачылды. Авыл халкы аны “Тукай мәдрәсәсе” дип атап йөртә. Бу уку йорты авылның бизәге генә түгел, ә бөтен Чувашия мөселманнары өчен әһәмиятле дини белем бирү учагы итеп кабул ителә. Үзенең эшчәнлеген ул 2005 елда Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылында ачылган һәм Чувашия мөселманнары диния нәзарәте карамагында торган “Гөлистан” мәдрәсәсенең өстәмә уку бинасы буларак алып барыр дип көтелә.

“Тукай мәдрәсәсе”н авыл халкы акчасына һәм Чувашия Диния нәзарәте, шулай ук җирле татар милли-мәдәни мохтарияте үтенече белән Татарстан Республикасы ярдәмендә ике ел ярым эчендә төзелгән. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 840 квадрат метрны тәшкил итә. Биредә уку сыйныфлары, намаз бүлмәсе, шәкертләр өчен ашханә һәм тулай торак бар.

2015 елның июненә кадәр мәдрәсә Тукай авылы мәчетенең якшәмбе мәктәбе буларак эшләячәк, яңа уку елыннан исә биредә “Гөлистан” мәдрәсәсе укыту программасы нигезендә якын-тирәдәге татар авылларыннан укырга шәкертләр чакырырга ниятлиләр.  

mimbar.ru


Комментарий язарга


*