Апрель аенда Тукайның искә төшермәгән татар юктыр. Бу язгы ай шагыйребез туган ай, шушы ук айда ул вафат та булган. Шуңа күрәдер бу көннәрдә Тукай турында күбрәк уйландырадыр да. Шуңа күрә апрель ае Тукайга багышланган, аның исеме белән бәйле чараларга да бай.
9 апрельдә Казанда Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә үткән Татар ПЕН-үзәгенең ачык утырышында да Габдулла Тукай төп тема булып торды. Татар язучылары бөек шагыйребезнең 125 еллыгына әзерлек чаралары турында фикер алыштылар.
Җыелыш башында татар язучылары Татар ПЕН-үзәгенең президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Рәзил Вәлиев тәкъдиме буенча вафат булган каләмдәшләре: Рөстәм Кутуй, Флүс Латыйпов, Харрас Аюповны — бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Рәзил Вәлиев башкарылган эшләр буенча кыскача хисап тотты. Узган ел Татар ПЕН-үзәге ике китап бастырып чыгарган. Берсе — татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникиның «Биектән карап торасым килә» китабы. Февраль аенда Әмирхан Еникиның 100 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә дә оештырылып үткәрелгән. Китапның икенчесе — инглиз теленә тәрҗемә ителгән татар афоризмнары җыентыгы — «Татар акылы». Шулай ук Татар ПЕН-үзәгенең басма органы — «Казан альманах»ының чираттагы саны дөнья күргән.
Татар ПЕН-үзәге президенты 2009 елда Австриянең Линц шәһәрендә үткән бөтендөнья язучылар конгрессы вакытында башкарылган эшләр белән дә таныштырды. Татар делегациясе форумның китапханәсе, Урал-Алтай секциясе, русча сөйләшүче делегатлар секциясе (бу секция Татар ПЕН-үзәге тәкъдиме белән оештырыла) эшендә актив катнашкан. Шул ук көннәрдә Прага операсы солисты якташыбыз Эдуард Трескин теләктәшлеге белән Чехия башкаласында андагы каләмдәшләр белән очрашу узган. Прагада татар язучылары Азатлык радиосының татар-башкорт журналистлары белән дә күрешкәннәр, түгәрәк өстәл артында утырып сөйләшкәннәр. Киләчәк конгресс Япониядә үтәчәк икән.
Бу ел башында Татар ПЕН-үзәге укучы кыз Җәмилә Камалованың Страссбург суды мөрәҗәгатен әзерләүдә ярдәм иткән. Кыз бала БДИ туган телендә бирүне таләп итә, белем алу хокукы бозылуы хакында хәбәр итә һәм яклауны сорый. Шушы уңайдан гамәви мәгълүмат чараларында язмалар урнаштырылган. Милли мәгариф мәсьәләләре язучыларга турыдан-туры кагыла дип ассызыклады Рәзил Вәлиев. Туган телдә белем алуны чикләү, тел куллану даирәсен тарайта, хәтта телнең югалуына китерергә мөмкин. Язучы өчен бу укучыларының юкка чыгуын аңлата.
Аерым бер игътибар һәм кызыксыну белән Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган чаралар турында фикер алыштылар. Татар ПЕН-үзәге президенты Тукайның халык арасында киң таралган, һәркемгә мәгълүм шигырьләрен берничә телгә тәрҗемәләре белән бергә аерым җыентык итеп бастырып чыгарырга тәкъдим итте. Бу эшне оештыру өчен эшче төркем төзелде, рәисе итеп шагыйрь Гәрәй Рәхим билгеләнде.
Утырышка Тукай белән бәйле кайбер оешма вәкилләре дә чакырылган иде. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев сүзләренчә, 2011 елның 26 апреленә шагыйрьнең академик басмасы әзер булмаячак. Сәбәбе бүлектә эшләүче 7 галим–текстолог әле бүгенге көндә җиң сызганып Гаяз Исхакыйның академик басмасы өстендә эшли. Тукайның академик басмасын да шулай җентекләп эшләргә кирәк, ә бу шактый күп вакыт сорый. Моның белән Татарстан китап нәшрияте җитәкчесе Дамир Шакиров та килеште. Балалар өчен китаплар, аерым җыентыклар басылып тора, мәсәлән, «Шүрәле» әкияте 15 телдә бастырылып чыгарылган. Казандагы Тукай музее директоры Рәмис Аймәт дәүләт структураларыннан игътибар азлыгына зарланып алды. Билгеле булганча, музей бинасы ремонтка һәм реконструкция эшләренә мохтаҗ, экспозицияне дә заманча технологияләр ярдәмендә оештыру таләп ителә. Интертат газетасы баш мөхәррире Габдулла Тукайга багышланган сайтта (www.gabdullatukay.ru) алып барылган эш барышы белән таныштырды.
Тукай белән бәйле кайбер урыннарны таныту, оештыру турында да берничә тәкъдим әйтелде. Мәсәлән, Тукайның соңгы сәгатьләре үткән Клячкин хастаханәсендәге палата (бүгенге көндә бу бинада Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан һәм ул бүлмәне кереп карау мөмкинлеге чикле), ТЮЗ бинасына истәлекле такта кую — бу бина сәхнәсендә Тукай «Кисекбаш»ын укыган, Тукай яшәгән «Амур» номерларының язмышы… Шулай ук «Болгар» номерлары урнашкан урынның киләчәге турында да сорау яңгырады. Билгеле булганча, татар әдәбияты тарихы өчен искиткеч кадерле булган бу бина 2008 елның сентябрендә җимерелеп ташланган иде.
Әлфия Миңнуллина