Заһидә ханым Тинчуринаның истәлекләрендә шундый бер урын бар. Ул ире К.Тинчуринның борчылган, нәрсәгә дә булса рәнҗегән вакытларында дәшми генә ишекле-түрле йөрү гадәте бар иде, дип сөйли. “Озак йөри, -ди ул, -аннары миңа дәшә: әйдә, бергәләп йөрик әле! һәм без икәүләп тын гына йөри башлыйбыз… “
Менә шул нәни генә истәлектән гаять үзенчәлекле, көтмәгән-уйламаган карар кабул итәргә сәләтле кеше күз алдына килеп баса. Француз галиме Бюффонның “стиль — кеше ул “ дигән мәгълүм афоризмы искә төшә. Чыннан да, К.Тинчурин әсәрләрен укыганда яки сәхнәдә караганда, көтелмәгән, беренче карашка гаҗәеп тоелган, ләкин кешенең характер үзенчәлеге белән, вакыйгаларның табигый агышы белән нигезләнгән эш-хәрәкәтләрне, настроениеләр алмашуын күрәсең.
К.Тинчуринның стиль үзенчәлекләре ачык булып сатира һәм комедия өлкәсендә формалашты. Ул, беренче чиратта, комедиограф, капиталистик җәмгыять шартларының кеше шәхесенә тәэсирен үзе күргән, шул шартлар авырлыгын үз җилкәсендә татыган художник. Шуңа күрә дә аның талант көче иң башта сыйнфый җәмгыятьне фаш итүгә юнәлтелгән. Бу хәл ул калдырган әдәби мирасның үзенчәлеген дә, стиль төрен дә билгели. Аның пьесаларының 12 се комедия жанрына карый, 5 се — драма, 4 се — музыкаль драма һәм 1 се — трагедия. Дүрт пьесасын ул соавторлыкта язган. Драмага һәм мелодрамага караганнары арасында да көлү һәм кире типларны мыскыллау шактый урын тота. Әйтик, “Зәңгәр шәл “дә тулы бер пәрдә һәм аерым күренешләр сатира һәм комедия рухында бара. “Ил “, “Булат бабай семьясы “, “Кандыр буе “ кебек пьесалар турында да шуны әйтергә мөмкин. Драматург иске җәмгыятьтә рухлары гарипләнгән, начар белем алган, ялгыш тәрбияләнгән кешеләрдән үткен көлә, димәк, буржуаз җәмгыятьнең нигезләрен фаш итә, дистәләрчә сатирик һәм комик образлар тудыра…
(Азат Әхмәдуллин. Кәрим Тинчурин стиле // Коллектив. Кәрим Тинчурин: истәлекләр, шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 159 б., рәс. б-н).