Узган 2018 елда музей дөньясындагы иң мөһим вакыйгаларга тукталсак, Г.Тукай исемендәге әдәби музейга бәйлесе исемлектә беренчедер. Аның төзекләндерүдән соң кабат эшли башлавын көтеп алдык. Бүгенге көндә музей ни белән яши? Моны белер өчен музейның мөдире Гүзәл Төхвәтова белән элемтәгә кердек.
Бөек татар шагыйре исемендәге музей 30 августта ачылды. Республика көнендә узган тантанада Президент Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашкан иде.
«Музей кунакларына экскурсия тәкъдим ителде. Бу көнне Ильяс Айдаровның күргәзмәсе ачылды. Мәскәүдә яшәүче рәссамның иҗаты юкка гына сайланмады. Аның бабалары —Г.Тукайның тормышында, аның дөньяга карашы формалашуда зур роль уйнаган шәхесләр: Мотыйгулла Төхватуллин һәм Камил Мотыйгулла. Икенче залыбызда Казанда яшәүче рәссам Фәридә Хәсьянова эшләре тәкъдим ителде», — дип сөйләде Гүзәл Төхвәтова.
Берничә ай эчендә төрле шәһәрләрдән, илләрдән килгән тамашачылар, Казан кунаклары, мәктәп укучылары, төрле буын кешеләре яңартылган музейга килеп төрле экспозицияләр белән таныша алган.
«Гомумән, яңа экспозицияләр тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Бигрәк тә Тукай үзәгенә килеп, шагыйрьнең китапларын алып укый башладылар. Әлеге үзәкне төзегәндә, шигебез дә бар иде. Кешеләр килеп, Тукай әсәрләрен шунда укып утырыр микән дип уйладык. Ләкин хәзер без бик шатланып тамашачыларны кабул итәбез. Яшьләр дә, олы яшьтәге кешеләр дә, Тукай үзәгенә килеп, электрон вариантта гына түгел, ә шагыйрьнең төрле елларда, төрле телләрдә чыккан китапларын укып, шактый вакытларын биредә үткәрә», — дип уртаклаша әңгәмәдәшебез.
Музейның икенче залында Габдулла Тукайның шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Яңа экспонат буларак, шагыйрьнең сөлгесе күрсәтелә. Аерым зал татар театры тарихына һәм әлеге сәнгатьтә Тукай ролен күрсәтүгә багышланган. 2019 елда артистлар белән очрашулар уздырылачак, дип көтелә.
Балалар өчен дә махсус зал бар. «Музейга мәктәп укучылары килә, мультфильмнар карый. Әдәбиятка багышланган дәресләр дә уздырабыз. Укытучылар һәм укучылар өчен «Исемдә калганнар» әсәре буенча мастер-класс оештырылды. Ул бик зур кызыксыну уятты. Шулай ук музейда китаплар да тәкъдим ителә»,- ди Гүзәл ханым.
Әдәби музей белән Төркия, Австралиядән килгән кунаклар да танышкан. Гомумән, төзекләндерү эшләреннән соң музейда татар телендә үткәрелә торган экскурсияләр саны арткан.