Казанда элеккеге Клячкин хастаханәсе бинасында шагыйрь Габдулла Тукай вафат булган палата төзекләндереләчәк һәм халык йөри ала торган ачык мәйданчыкка әвереләчәк, диде «Алдынгылар хәрәкәте» («Движение первых») илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
«Сакланачак кына түгел, яңартырга да телибез. Без – Тукайның варислары, бу – безгә рухи көч бирә торган урын. Бүлмәне иҗтимагый пространство итеп ясарга телибез. 23-24 апрельдә, яшь архитекторларны, дизайнерларны чакырып, семинар уздырырга телибез. Аннары проектын ясап, шушы бүлмә нигезендә заманча да, тарихи да, мәдәни дә үзәк булдырырга телибез», – диде Тимур Сөләйманов «Татар-информ» журналистына.
Казанның Островский урамындагы 11нче номерлы йортта урнашкан элеккеге Клячкин хастаханәсе бинасы – төбәк дәрәҗәсендәге архитектура һәйкәле. 1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апрельдә) бу хастаханәдәге палаталарның берсендә Габдулла Тукай вафат була. Әлеге бинада урнашкан Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы элеккеге палатаның мөмкин кадәр тарихилыгын саклаган. Аны күрер өчен алдан язылып керергә мөмкин иде. 2022 ел азагында министрлык яңа бинага күченде, 2023 елның гыйнвар азагында исә бу тарихи бинага «Алдынгылар хәрәкәте» килде.
Тимур Сөләйманов әйтүенчә, 2023 елның 23 апрелендә (16.00 сәгатьтә башлана) Тукай палатасының киләчәгенә кагылышлы семинар узачак. Анда Тукай иҗатына битараф булмаган һәркем килә ала. 24 апрельдә исә проектлар белән танышу була.
Әлегә мемориаль палатага экскурсиягә килергә мөмкин. «Без киләчәктә бүлмәгә иркен рәвештә керү мөмкинлеге булдырырга телибез. Монда министрлык урнашканда, ул рәсми бина иде. Без исә беренче катны теләгән һәркем өчен ачык итәргә телибез. Кем тели, шул килә алачак», – диде Тимур Сөләйманов.
Ул яңарту вакытында бинаның тарихи йөзе югалмаячак дип ышандырды. Бүлмәне, аның тирәсен дә Тукай исеме белән бәйләргә телибез, диде Тимур Сөләйманов. «Хәрәкәтнең 12 юнәлеше бар. Без 13нче юнәлешне булдырдык – ул туган телләр юнәлеше. Без, гомумән, эшчәнлекне шушы кыйммәтләргә таянып алып барабыз. Аның нигезендә Тукай исеме, әлбәттә», – диде ул.
19.04.2023. Рәмис Латыйпов, «Татар-информ» МА