Көннәр нинди тизлек белән үтеп баралар. Менә инде мәрхүм Кариевның вафатына ел да тулган. Сәнаигы Нәфисәне гомумән, халык театрын хосусан, хезмәт гаммәсенә мәбзул (күп, мул) һәм гам (күмәк, гомуми) итү юлында тырышылып ятылган бу көннәрдә, театрны гаммә өчен һәм бер фикер тарату, һәм бер күңел ачу урыны, һәм бер мәктәп итү юлында шулкадәр тырышлыклар сарыф ителеп торган бу көннәрдә, бер мөтәвәффа (үлгән) Кариевны хәер белән яд итми үтеп китә алмыйбыз. Татар театрына иң күп хезмәт тыккан, аны чын-чынлап сөеп, үзенең шәхси тәрәкъ-жыен бөтен-бөтенгә шул татар театрына баглаган кеше иде бит ул.
Сәяси һәм икътисади (экономик) сәбәпләр безнең гаммәбезне вак буржуа, бик вак буржуа гына ясап калдырган заманнан башлап инде без җәмәгать эшләребездә чын самимият вә бер фидаилек белән эшләрлек гонсырсыз (өлешсез) калып килә идек. Көндәлек матди тормыш менә шулай кысып китергән иде безнең әфрадыбызны (кешеләребезне). Шул гомуми хәлне игътибарга алганда, Кариев һәм аның иптәшләренең татар театрын куеп җибәрүдә күрсәткән тырышлыклары, самимиятләре, фидаилекләре алдында ихтирам белән тез чүкмәскә мөмкин түгел.
Татар театрын бер кыйсем (төркем) халыкның тәгассыб (артык ярату) һәм дошман күрүенә каршы гражданлык хокукы белән файдалана башлау дәрәҗәсенә җиткерү, аннан соң инде аны гаммәгә сөйдерү, аны һәм матди, һәм мәгънәви җәһәтеннән куып җиткерү юлында фидаилек белән хезмәт иткән коллективның башында, аның мәгънәви мөдире, аның рухландыручысы буларак Кариев торды.
Кариевның һәртөрле мәшәкать һәм мәхрүмлекләргә гаҗәеп бер егетлек белән җавап юлында һәм эшендә сәбат итүе (ныклыгы, чыдамлыгы) һәм тәкъдир ителерлек, һәм күчергеч булырлыктыр.
Олуг революциягә без халык театрыбыз булган хәлдә килеп кермәгән булсак, аны куеп җибәрү хезмәт гаммәбез өчен гаять авыр булачак иде. Шул авырлыкны җиңеләйтүдә Кариевның гаять зур хезмәте сәбакать итте (беренчелек итте).
Без өмит итәбез, татар театры тәгаммем итү (гомумиләштерү, массалашу) белән мөтәнасиб, аны куеп җибәрү юлында шулкадәр самими хезмәт иткән Кариевның исемен хәер белән яд итү дә халкыбыз арасында тәгаммем итә барыр.
(Чыганак: Габдулла Кариев . Мәкаләләр, истәлекләр, документлар. — Казан, Тат. кит. нәшр., 1976. – 230 б.).