2016 елда татар язучысы һәм публицисты Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулды. Казанның Габдулла Тукай музее хезмәткәрләре язучының танылган “Хәят” повестенең кулъязма рәвешендә сакланган дәвамын өйрәнә.
Габдулла Тукай әдәби музеенда 2016 елның февралендә Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган “Юллар чатында” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Анда КФУ профессоры Фоат Галимуллин, язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Рабит Батулла, Фатих Әмирханның туганы Илдус Әмирхан, Казанның 170нче мәктәбендәге Фатих Әмирхан музее вәкилләре катнашты.
Татар шагыйре Габдулла Тукай белән Фатих Әмирханның дуслар булуы мәгълүм. Тукай Җаек шәһәреннән Казанга килеп яши башлагач, Фатих Әмирхан чыгарган “Әл-Ислах” газетасында эшләгән. Аларның язмышларында да уртаклыклар бар: икесе дә бер елда туган, икесе дә мулла малае, икесе дә гомерләрен милләткә хезмәт итүгә багышлаган. Язмышлары аянычлы – үпкә чиреннән Тукайның бик яшьли гомере өзелә, Әмирханның аякларын паралич суга.
Габдулла Тукай музеенда үткән кичәдә чыгыш ясап, галим Фоат Галимуллин: “1905 елгы инкыйлабтан соң татар милләтенең мәдәният, сәнгать, әдәбият һәм мәгариф үсешенә зур йогынты ясаган елларда яшәгән Фатих Әмирханның иҗаты, аның зыялы прозасы, драма, сатира, тәнкыйди әсәрләре аерым урын алып тора. Кызганычка, 20-30нчы елларда аның иҗатына күләгә төшерергә тырышалар, һәм бу озак дәвам итә. 70нче еллардан Казан педагогика институтында без Фатих Әмирханның юбилей даталарын зурлап билгеләп уза башладык, аның иҗатын күтәргән конференцияләр оештырдык. Язучының исемен җәмәгатьчелеккә кайтардык”, – дип сөйләде.
Менә 10 ел инде Казанның Яңа Савин районында урнашкан 170нче урта мәктәптә Фатих Әмирхан музее эшли. Музей җитәкчесе Лилия Гәрәева ел саен мәктәптә Фатих Әмирханга багышланган республика күләмендә фәнни-гамәли конференция үткәрелүен әйтеп, быел 16 мартка билгеләнгән чираттагы конференциягә чакырды.
Татарстан Милли музеенда бүгенге көндә Фатих Әмирханның күп кенә шәхси әйберләре саклана. Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина сөйләгәнчә, 1986 елда Казанда Габдулла Тукай музеен оештырганда шагыйрь исеме белән бәйле бихисап экспонатларны – йорт җиһазлары, савыт-саба, китаплар булсынмы – күпчелеген Әмирханнар гаиләләре вәкилләре биргән. Шул чордан Милли музейда Фатих Әмирханның шактый гына шәхси әйберләре җыелган. 90нчы елларда музейга язучының туганнары аның танылган “Хәят” повесте кулъязмаларын тапшырган, алар – Фатих Әмирхан үз кулы белән гарәп имлясында язган 22 дәфтәр. Бу дәфтәрләрнең алтысы “Хәят” повестенең дәвамы, ягъни моңа кадәр беркайда да басылмаган өлеше булуы ачыклана.
Габдулла Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр иткәнчә, музей хезмәткәрләре хәзерге вакытта “Хәят” повестенең дәвамы булган шушы алты дәфтәр кулъязманы гарәп имлясыннан кириллицага күчерү белән шөгыльләнә. Шулай итеп, инде ике дәфтәрне укыганнар. Г.Тукай музеендагы кичәдә Казанның Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Энҗе Яруллина белән Гөлназ Галимуллина тамашачылар игътибарына беренче тапкыр шул кулъязмалардан өзекләрне тәкъдим итте. Басылып чыккан “Хәят” повесте Хәятнең кияүгә чыгачагы билгеле булуы белән тәмамлана. Ә кулъязма хәлендә саклана торган дәвамында Хәятнең инде кияүгә чыкканнан соң тормышы тасвирлана. Музей хезмәткәрләре якын вакытта әлеге кулъязманы матбугатта бастырырга җыеналар.
Лилия ГАДЕЛШИНА