ТАТ РУС ENG

Фәтхи Бурнаш «Сәйяр»ның мәгънәви әткәсе

Кари каберенә


(Г. Кариевның кабер ташына)


Әйләнә тормыш һаман тукталмыйча,
Тормый тарих бер сәгать тик язмыйча;
Шул сәхифәләр аңарда, кайсы ки
Калды бер тамчы кара кан таммыйча..
Әй туган, актар аңардан бер читен,
Күр укып шул мәңге онтылмас, авыр,
Кайгылы матәм көненең билгесен:
«Сәҗдәгә кил, әй нәфасәт дөньясы!
Мондадыр татар театр кыйбласы;
Монда «Сәйяр»ның сөекле, мәгънәви
Әткәсе — даһи Кари Габдулласы».

1920

1905 ел революциясе татар җәмәгатьчелегендә прогрессив элементларның киң хәрәкәтен тудырды. 1906 елда Казанда беренче тапкыр җәмәгать спектакле куелды. 1907 елда Казан һәм Оренбург яшьләреннән беренче тапкыр театр коллективы оештырылды. Бу коллективта С. Гыйззәтуллина, Кулалаев, Кудашев иптәшләр бар иде. Шул ук елны Мәкәрҗә ярминкәсендә бу коллективка Уральскидан килгән егет Миңлебай Хәйруллин кушылды һәм беренче чыгышлары белән үк ул үзендә артистлык таланты барлыгын күрсәтте.
Озакламый оу коллектив тарала, яңа коллектив төзелә, аңар «Сәйяр» исеме бирелә, коллектив башында Миңлебай Хәйруллин тора. һәм бу кеше моннан соң Габдулла Кариев исеме белән бөтен театр, сәнгать дөньясында атаклы булып китә.
Г. Кариев Г. Тукайның мәдрәсә иптәше һәм дусты иде. Г. Камал һәм Ф. Әмирханның иң якын дусты иде. Ул, әдәбият мәсьәләләрен тирән аңлаган кеше буларак, труппа тирәсенә иң алдынгы драматург һәм язучыларны туплады. «Сәйяр» труппасының иҗат үсешендә Г. Камал аеруча мактаулы урын тота. Г. Камал 100 гә якын оригинал һәм тәрҗемә пьесалар язды, шуларның күпчелеге «Сәйяр» труппасында уйналды һәм аларның күбесен Г. Кариев үзе сәхнәгә куйды. Г. Камалның «Банкрот», «Бәхетсез егет», «Безнең шәһәрнең серләре», «Беренче театр» кебек аерым әсәрләре труппада һәрвакыт куелып килә торган төп репертуар фондын тәшкил итәләр иде.
Г. Кариев, беренче тапкыр буларак, татар театры сәхнәсенә бөек классикларның: Островскийның «Гроза», М. Горышйның «Мещаннар», Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Гейненың «Әлмансур» дигән әсәрләрен куйды.
Бу хезмәтләрнең һәммәсен татар артистлары реакциянең котырынган елларында, жандармерия һәм патша цензурасының кысуы астында, патша тәртипләрен саклаучы татар динчеләре һәм буржуазиясенең пычрак һөҗүмнәре шартларында үтәп бардылар. Бу кешеләр, утрак урыннары булмаган ач-ялангач «брамат кәмитчеләр», шәһәрдән шәһәргә сөрелеп, хәерче тормыш кичереп, үзләренең артистлык хезмәтләрен горурлык белән башкарып килделәр, чөнки алар халык хакыйкате өстенлек алачагына, кешенең хезмәте азатлык табачагына ышанып килделәр.
Октябрь революциясе татар театрын да упкын эченнән тартып алды һәм аңа иҗади үсеш юлларын ачты,чын  халыкчан   сәнгать  үстерү  өчен халык   арасыннан яңадан-яңа талантлар чыгарды.
Ак чехлар фетнәсе вакытында Г. Кариев Казанда була. Учредилкачылар Г. Кариевка һәм аның иптәшләренә һичбер төрле иҗат мөмкинлеге бирмиләр. «Сәйяр» тарала. Г. Кариев Уфага китә. Ул ак генералларның агентурасы — татар учредилкачыларының «эшләрен» күреп нәфрәтләнә. Ак бандитларның төрмәләренә ташланган совет интеллигенциясенең язмышы өчен бик борчыла, аларны азат итү, качыру эшләренә ярдәмләшә һәм материаль ярдәм күрсәтә. Озакламыйча ул, контрразведка күзеннән качып, Петропавловскига китә.
1919 елның ахырында Казанга кайта. Военколлегия каршында төзелгән татар театрына хезмәткә керә. Монда эшләү аңа насыйб булмый, ул тиф белән авырый башлый һәм 1920 елның 28 январенда үлә. Кызыл Армия сугышчылары һәм Казанның хезмәт ияләре аны зур хөрмәт белән күмәләр.
Г. Кариев, артист буларак, һичбер вакыт онытылмаслык образлар тудырды. «Банкрот»та Сираҗетдин, «Галиябанудагы Бәдри, «Хаҗи әфәнде»дәге Хаҗи, «Безнең шәһәрнең серләре»ндәге Мөхәммәтҗан Хафиз, «Мәкер һәм мәхәббәт»тәге Миллер һ. б.— болар онытылмас иҗат гөлләре булып торалар. Аның постановка-лары тормышны дөрес чагылдыра һәм тирән ышандыручанлык белән балкып торалар иде.
Буржуа милләтчеләре Г. Кариев исеменнән уттан курыккан кебек куркалар иде. Чөнки ул гүзәл киләчәк өчен батырларча көрәшкән халыкның чын вәкиле булып килде. Безнең яшьләребез Г. Кариевны һәм аның дусларын, көрәштәшләрен аз беләләр. Татар театры пионерлары тормышының гүзәл сәхифәләрен бөтен халык өчен ачып бирү язучыларның һәм театр җәмәгатьчелегенең, мактаулы бурычы булып тора.

(«Кызыл Татарстан», 1940 ел, 28 гыйнвар.)

(Чыганак: Габдулла Кариев . Мәкаләләр, истәлекләр, документлар. — Казан, Тат. кит. нәшр., 1976. – 230 б.). 


Комментарий язарга


*