Профессор, әдәбият галиме Фоат Галимуллин бүгенге көндә эзтабар язучылар булмауга борчыла. Ул бу өлкәдә кызыксыну уяту өчен Шаһинур Мостафин исемендәге бүләк булдырырга тәкъдим итте.
27 гыйнварда Казанның Муса Җәлил музей-фатирында шагыйрь, язучы Шаһинур Мостафинны (1948-2020) искә алу кичәсе узды.
«Бөек Ватан сугышы вакытында Бөек Җиңүгә өлеш керткән кешеләрне әле дә өйрәнәбез. Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов, Рафаэль Мостафиннардан соң бу эшне Шаһинур Мостафин дәвам итте. Кызганыч, бүген эзтабарлык белән шөгыльләнүче язучылар юк диярлек. Шаһинур Мостафинның бу өлкәдәге эшчәнлеге Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан да искә алынырга тиеш. Шушы тармакны җанландырып җибәрү өчен Шаһинур Мостафин исемендәге бүләк гамәлгә куелса, кызыксыну артыр иде. Ул хәзер бик әһәмиятле. Бүгенге батырлыкларны барлау бик кирәкле мәсьәлә булачак», – диде кичәдә катнашкан галим.
Профессор фикеренчә, күренекле язучы Шаһинур Мостафинның исемен таныту өчен Татарстанның Мамадыш һәм Кукмара районнарында урамнарга аның исемен бирү урынлы булыр.
01.02.23. «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова