Казанда бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Пәнҗешәмбе иртәсендә Габдулла Тукай скверына түрәләр, язучылар, шагырьләр, галимнәр, укытучылар, студентлар, укучылар җыелды.
Фото: tatar-inform.tatarБеренче булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бөек татар шагыйренең 132-еллыгы, Туган тел көне уңаеннан узган чарада шулай ук Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфаров катнаштылар.
