Бөек шагыйребезнең тууына 132 ел тулу уңаеннан Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы бара.
Быел әлеге мәртәбәле бүләккә язучы Камил Әтхәм улы Кәримов («Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр» һәм «Игезәкләр йолдызлыгы: романнар» өчен), рәссам Михаил Иван улы Кузнецов («Белые холсты. Народы Поволжья» эшләре сериясе өчен) һәм «Таттелеком» Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Шәфыйгуллин Лотфулла Нурислам улы һәм Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов (Татарстанда яши торган халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерү һәм саклап калуга керткән зур өлешләре өчен) лаек булды.