ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай музее Казанның Иске Татар бистәсендә җәяүле экскурсияләр оештыра

Рифат Каюмов фотосыРифат Каюмов фотосы

2023 елның 16 гыйнварында мәгърифәтче, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 205 ел тулды. Истәлекле дата уңаеннан Казандагы Габдулла Тукай музее башкаланың Иске Татар бистәсендә мәгърифәтче белән бәйле истәлекле урыннарга җәяүле экскурсия оештыра башлады.

Беренче экскурсия 19 гыйнварда булды, ул бер сәгать дәвам итте. Анда катнашучылар элеккеге Казан татар укытучылар мәктәбе, Юнысовлар мәйданы, Гобәйдуллиннар йорты, Мәрҗани мәчете, «Мөхәммәдия» һәм «Мәрҗани» мәдрәсәләре, Мәрҗани яшәгән йорт, күренекле мәгърифәтчегә куелган һәйкәл янында тукталды. Тукай музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина әлеге урыннарның тарихы белән таныштырды.

«Кышкы салкынга карамастан, без Иске Татар бистәсендә Шиһабетдин Мәрҗани белән бәйле истәлекле урыннарга җәяүле экскурсия тәкъдим итәргә булдык. Бу экскурсиядә без Тукайның Мәрҗани хезмәтләренә мөнәсәбәтен, ике бөек шәхеснең уртак якларын күрсәтергә тырышабыз. Сөекле шагыйребез мәгърифәтченең эшләре белән яхшы таныш була, аларны нык хөрмәт итә. Тукай иҗатында Мәрҗани фикерләре чагыла», – диде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, 1913 елда инде бик нык авыру Тукай Казанның Клячкин хастаханәсендә ятканда, вафатына ике атна кала дусты, язучы, журналист Фатих Әмирханга Мәрҗанинең бер әсәрен табып китерүен сорап хат яза. Шул ук елны Тукай Мәрҗанигә багышлап, аның иҗатын югары бәяләп, шигырь иҗат итә.

Лена Тябина «Мәрҗани тормышының бер елы» дигән җәяүле экскурсияне фәнни-тикшеренү экскурсиясе, дип атады. Аның сүзләренчә, бу чарадан һәркем үзенә яңа ачышлар, мәгълүмат алачак. «Шиһабетдин Мәрҗани белән Габдулла Тукай әз генә булса да замандашлар булып калганнар. Алар әле якташлар да. Якташ кына да түгел, Мәрҗани Тукайның кумиры булган», – дип искәртте Лена Тябина.

Экскурсия Тукай музееннан башланды. Чираттагы тукталыш – музей каршындагы Казан дәүләт медицина университетының Медицина-фармацевтика көллияте бинасы: XIX гасыр азагында биредә Казан татар укытучылар мәктәбе булган.

«Казан татар укытучылар мәктәбе 1876 елда ачыла. Анда Шиһабетдин Мәрҗани дә укыта, ләкин Казан муллаларының бу мәктәпкә каршы торулары аркасында, бу эшеннән китәргә мәҗбүр була. Ул заманда муллалар татар укучыларына рус теле укытылуны өнәми. Мәрҗани исә, татарлар Россиядә яшәгәч, рус телен, ягъни дәүләт законнары язылган телне белергә тиеш дигән фикердә була», – дип сөйләде Лена Тябина.

Рифат Каюмов фотосы

Рифат Каюмов фотосы

Медицина-фармацевтика көллияте студенты Алинә Нәкыйпова экскурсияне ошатып, бик эчтәлекле булуын әйтте. «Мин Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә укыдым, шуңа күрә мәгърифәтче турында күп мәгълүмат беләм. Шулай да экскурсиядә үземә яңа фактлар ачтым», – диде Алинә Нәкыйпова.

25.01.2023. «Татар-информ», Рифат Каюмов

Комментарий язарга


*