Казанның Г.Камал исемендәге театрында язучы Галимҗан Гыйльмановның «Шүрәле – урман хуҗасы: фольклор, фән һәм фантазия чигендә» дип исемләнгән лекциясе үтте. Бүгенге заман укучысы Шүрәле образы белән Габдулла Тукай әкияте аша таныш.
Лекция Г.Камал театрында «Шүрәлене көттегезме?!» дип исемләнгән спектакль (6+) премьерасы уңаеннан оештырылды. Галимҗан Гыйльманов Шүрәле турындагы миф һәм төрки дөньяның төрле халыкларында аның күп төрле интерпретацияләре турында сөйләде. Иң танылганнары – Арсури, Ярымтык һәм Шүрәле үзе икән. Тик исемлек монын белән чикләнми, алар бик күп. Шулай ук язучы мифик персонаж белән бәйле булган төп сюжетларны барлады. Шүрәленең, кытыклаудан тыш, төннәрен ат урларга һәм урманда адашкан юлчылар белән уйнарга яратуы хакында сөйләде.
Лекциядә әлеге урман иясе турында берничә кызыклы факт та ачылды: Шүрәле тоздан, этләрдән һәм судан курка, ә аның бер тамчы каныннан яңа Шүрәле барлыкка килергә мөмкин. Берничә риваятьтә хәтта бу әкият персонажының хатын-кыз рәвеше дә очрый. XXI гасырда Шүрәлене кешеләштерү тенденциясе күзәтелә һәм аның кайчандыр кеше булганлыгы, ләкин каһәрләнгәнлеге хакында әйтелә.
Г.Камал исемендәге театрда Резеда Гобәева авторлыгында, Сәлимә Әминова һәм Илдус Габдрахманов режиссерлыгында сәхнәгә куелган «Шүрәлене көттегезме?!» спектакленең премьерасы 25 декабрьдә була.
18.12.2025. Kamalteatr.ru
