ТАТ РУС ENG

Гази Кашшаф Беренче артистка

— Ә  сез  «Сәйяр»дан ни  өчен  киттегез?— дим мин Сәхипҗамал апага. Бу турыда артистлар арасында төрле сүз булуын да, бу фактны һәм уңай, һәм кире бәяләүчеләр булуын да аның исенә төшерәм. Хәер, ул аларны үзе миннән яхшырак белә.
— Төп сәбәп шул, — ди ул, — татарда бер генә труппа булырга тиеш түгел дип карадым мин. Үз көчемә ышанып, яңа труппа оештыра алырмын дип уйладым.
— Бары шул гынамы?
— Әйе, шул гына.
Мин бу вакыйганың тәфсиленә керешмим һәм аның ни әһәмияте бар?! Ике бөек артист ике труппада эшлиләр икән, аңардан ни зыян? Әйдә, эшли бирсеннәр! Аңардан һичкемгә зарар юк. Ләкин бу хәл бик күп гайбәтләр тудыра һәм обывательләргә сагыз чәйнәргә мөмкинлек бирә. Бу вакыйганы ямьсез итеп сөйләүчеләр дә, Кариев белән Волжская ачуланышканнар дип караучылар да табыла.
Билгеле, Кариевның Волжская кебек талантны «Сәйяр» труппасыннан җибәрәсе килмәгән, аны ничек тә труппада калдырырга тырышкан. Шуның өстенә ул, татарның бердәнбер труппасы көч-хәл белән яшәп килгәндә, икенче труппаны оештыру кирәксез бер эш дип, аның өчен әле җирлек өлгермәгән дип ышанган. Волжская икенче карашны яклаган.
Алар бу турыда озак сөйләшкәннәр. Мин Сәхипҗамал ападан Кариев белән нәрсә турында сөйләшүләрен исенә төшерүен үтенәм.
— Нәрсә турында сөйләштегез соң? — дигән сорауга
Сәхипҗамал апа:
— Татар театрының киләчәге турында, — диде кыска гына итеп.
Кариев, Волжскаяны Казанга чакырып, Уфага да килгән. Шамилскийның әйтүенә караганда, Волжская, Кариев белән күрешкәч, бик дулкынланып кайткан.
Бу — ике артистның бер-берсенә ихтирам белән яшәвен күрсәтмимени?! һәм менә тагын бер документ, датасы куелмаган кечкенә бер запискадан мин түбәндәге юлларны укыйм:

«Сәхипҗамал туташ!

Сезнең егерменче гасырда кылган хезмәтегез… татар кызларына әсәр (тәэсир, йогынты) итү генә түгел, бөтен татар вә гайре милләтләргә әсәр итә. Минем үз тарафымнан күңелемнән тәкъдир кыйлып һәрвакыт хезмәтегездә тайярмын (әзер).
Туташ!
Сезгә нинди генә кеше сүз әйткәндә дә, начар булса сүзе — начарлыктан итмәеңчә, яхшылык илә җавап бирдегез.
Мин сезнең гомерлеккә колыгыз.

Кариев».


Шул рәвешчә, 1912 елның көзендә Сәхипҗамал Волжская «Сәйяр»дан китә һәм яңа труппа оештырырга керешә. Бу вакытта аңа әле яңа 17 яшь тулып килә. Әнә шул яшь татар кызы, һичкемнән ярдәм көтмичә (патша заманында аңа нинди оешма ярдәм күрсәтә алсын!), яңа труппа оештыра. Моңа горурлык та, сәләт тә, кыюлык та, халыкка ныклы ышаныч та кирәк була.
Беренче булып җырчы Фәттах Латыйпов яңа труппада эшләргә ризалык бирә. Аннан Богданова, Сәмитовалар кушыла. Соңыннан Баязитский килә. Гастрольдә йөргәндә ярдәмче кече рольләрдә булышлык күрсәткән һәвәскәрләргә хат язалар. Шундый хатлар буенча Оренбургтан Әлмәшев, Пермьнан Шамилский киләләр.

 

(«Беренче артистка». Казан, 1958 ел, Б. 39—42).


(Чыганак: Габдулла Кариев . Мәкаләләр, истәлекләр, документлар. — Казан, Тат. кит. нәшр., 1976. – 230 б.). 


Комментарий язарга


*