ТАТ РУС ENG

Геннадий Макаровны кандидат булырга быел гына ризалатканнар

Рузилә Мөхәммәтова фотосы, «Татар-информ» МАРузилә Мөхәммәтова фотосы, «Татар-информ» МА

2023 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар арасында сәнгать фәннәре кандидаты, этник музыка белгече Геннадий Макаров бар.

Бу уңайдан 12 апрельдә Казанның Заманча сәнгать галереясы лекторийлар залында Геннадий Макаров белән очрашу узды. Анда Геннадий Макаровның ни өчен дәүләт премиясенә элегрәк тәкъдим ителмәгәнен әйттеләр. «Без үткән ел ук тәкъдим итәргә җыенган идек, икенче омтылыштан быел үзен ризалата алдык. Геннадий Михайлович – зур галим һәм яшьләр өчен остаз. Шәкертләре безнең үзәктә дә эшли. Сезнең тәрбияне алган егетләр һәм кызлар яхшы белгечләр булып чыга», – диде ТР Мәдәни ресурслар үзәге директоры Алсу Мифтахова галимгә мөрәҗәгать итеп.

Геннадий Макаров – Габдулла Тукай премиясе тарихында татар музыкаль фольклорын өйрәнгән Мәхмүт Нигъмәтҗановтан соң (1985 елда алган), дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән шундый икенче галим. Аны премиягә ТР Мәдәни ресурслар үзәге (элеккеге Традицион мәдәниятне үстерү үзәге) тәкъдим иткән.

«Тукай премиясен кемнәр генә алмады инде! Ә рухи музыкаль мирасны гел читтә калдыра килдек. Алар халыкның рухын чистарта торган музыкаль әсәрләр. Геннадий Михайлович шуларны күтәреп чыккан галим», – дип чыгыш ясады танылган җырчы Гөлзадә Сафиуллина. Ул галимнең илдәге сәяси идеология мөнәҗәт һәм бәетләрне җырларга-тыңларга да рөхсәт итмәгән вакытлардан ук музыкаль халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыюын, шулай ук думба, курайлар һ.б. кебек күп кенә халык уен кораллары ясавын искәртте.

«Ком арасыннан пирамидаларны казып чыгарган шикелле, Геннадий Михайлович онытылган борынгы халык уен коралларын өйрәнеп, бай музыкаль-мәдәни мирасны кайтарган кеше. Ул барлык этник төркемнәрнең тарихы, мәдәнияте һәм фольклоры, уен кораллары турында мәгълүматлы. Казан дәүләт мәдәният институтында барыбыз да аның ярдәмен тоеп эшлибез», – диде Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Алсу Еникиева.

Геннадий Макаров борынгы уен кораллары, үзенең экспедицияләргә ничек йөрүе турында кызыклы итеп сөйләде.

Очрашуда «Бәрмәнчек» керәшен мәдәнияте дәүләт ансамбле, Казан дәүләт консерваториясенең «Бәрәкәт», Казан дәүләт мәдәният институтының «Җомга көн» ансамбльләре чыгыш ясады.

Заманча сәнгать галереясының лекторийлар залында узган очрашуда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова, Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, Камал театры артисты Олег Фазылҗанов һ.б. катнашты.

Керәшеннәр арасында үзе аерым гына Тукай премиясе алган иҗатчы юк. Шагыйрь Гәрәй Рәхим 1984 елда Бату Мулюковның «Каһәрләнгән мәхәббәт» («Кара йөзләр») операсын иҗат итүчеләр составында, театр артисты Наил Дунаев 1998 елда «Хушыгыз» спектаклен иҗат итүче театраль коллектив белән алган. Композитор, җырчы Роберт Андреевка Салават Фәтхетдинов башкарган «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен Тукай премиясе әлеге җырны иҗат итүчеләр составында бирелгән.

18.04.2023. Рузилә Мөхәммәтова, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*