ТАТ РУС ENG

Гобәйдуллин Хәсән Күпкырлы талант

«Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр», — дип, бик еш кабатлый торган булган Г. Кариев.
Чыннан да, исемен алтын хәрефләр белән язарлык татар театры төзелде.Ул — Татар дәүләт академия театры. Г. Кариев аның нигезен салышучыларның берсе булды.
Т. Кариев — күренекле татар артисты, талантлы режиссер һәм киң колачлы оештыручы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе. Аның тормышында бу сыйфатлар бер-берсеннән аерылгысыз.
1905 елгы революция Россиядә киң халык массасын царизмга каршы көрәш сафына бастырды. Бу гомуми революцион күтәрелеш -изелеп килгән бик күп милләтләрнең демократик көчләренә дәрт бирде, аларның искелеккә, дини караңгылыкка, реакцион даирәләргә каршы көрәшләрен үстереп җибәрде.
Беренче рус революциясе дулкыны белән татар җәмгыятендә вакытлы матбугат барлыкка килде, мәгърифәтчелек хәрәкәте яңа көч алды, татар театры туды.
Беренче рус революциясе Г. Тукай, Г. Камал, Г. Коләхметов, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Г. Ибраһимов кебек язучыларны дөньяга китергән кебек, Г. Кариевны да иҗтимагый-политик аренага чыгарды.
Г. Тукай халык азатлыгы өчен үзенең үткен каләме белән көрәшсә, Г. Кариев тирән реалистик сәхнә образлары һәм постановкалары белән халык аңына демократик идеяләр үткәрде.
Элекке Чистай өязе Күлбай Мораса авылының (хәзерге Норлат-Октябрь районы) Хәйрулла исемле ярлы крестьян гаиләсендә 1886 елның сигезенче маенда бер малай дөньяга килә. Аңа Миңлебай исеме кушалар. Ул җиде яшьтән унике яшенә кадәр туган авылы мәдрәсәсендә сабак алганнан соң, 1898 елны Такталы авылы мәдрәсәсендә укый башлый. Миңлебай шулкадәр зирәк бала була ки, унике яшендә корьәнне яттан белә. Ягъни, ул карый була. Мондый зирәк баланың Миңлебай дигән «мужик» исеме йөртүе Такталы авыл мәдрәсәсенең мөдәррисе Зариф муллага бер дә ошамый. Ул үзенең яраткан шәкертенә Габдулла (Алла колы) исеме бирә. Халык арасында да ул Габдулла карый исеме белән йөртелә башлый.
Такталы мәдрәсәсен 1904 елны тәмамлап, Габдулла Уральск шәһәренә укырга китә. Монда ул татар халык шагыйре Габдулла Тукай һәм җырчы, җәмәгать эшлеклесе Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин белән очраша һәм алар якын дус һәм фикердәш булып нитәләр.
Беренче рус революциясе алды елларында Уральски-дагы мәдрәсәләрнең алдынгы шәкертләре дә «Пушкин йорты»на йөри башлыйлар* (*1889 елны Уральск шәһәренең алдынгы интеллигенциясе тырышлыгы аркасында, А. С. Пушкинның, тууына йез ел тулу уңае белән, «Пушкин йорты» оештырыла. Аның каршында драмтүгәрәк тә эшли һәм бу түгәрәк А. Н. Островский, Н. В. Гоголь, А. М. Горький әсәрләрен сәхнәгә куя башлый.). Бу елларда Уральскида шәкертләр хәрәкәте башлана. Моңа катнашкан 19 яшьлек Габдулла Хәйруллин, шәкертләр хәрәкәте бастырылганнан соң, шул елның җәй ахырларында туган авылы Морасага качып китә.
Габдулла Кариевның бертуган энесе Зиннәт ага Хәйруллин абыйсының авылга качып кайткан вакыты турында (Сулюкта шахтасында (Үзбәкстан) озак вакыт шахтер һәм шахта директоры булып эшли. Ленин ордены белән бүләкләнгән):
«Безнең белән бертуган Заһидә апабызның кияве Кыям җизни тимерче булып эшли иде. Кичләрен амбарга җыйналып Шәфигулла абзый, Кыям җизни, Кыям җизнинең абыйсы Гыйззәт тимерче һәм башкалар газета укыйлар иде. Мин белмәгән кешеләр «социал-демократ партиясе» дип сөйлиләр иде. Мине, яшь булганга, яннарына кертмиләр иде», — дип сөйли.
Габдулла, авылга кайткач, бервакытта да мәчеткә йөрми, өйдә намаз укымый. Моның өчен әтисе улын һәрвакыт шелтәли.
Бервакытны, Габдулланы эзләп, авылга полиция кешесе килеп төшә. Ләкин староста Латыйф Вахитов Габдулланы качырып кала, чөнки аның әтисе белән Латыйфның әтисе бертуган булалар.
Габдулла Латыйф Вахитов ярдәмендә Хәйруллин фамилиясен Кариев фамилиясенә алыштырып, ялган паспорт белән 1905 елның көзендә авылыннан китә.
Уральск шәһәренең клерикаль даирәләре шәкертләрне котыртучы Г. Хәйруллинны онытып бетермәгән булалар әле. Ә ул, җитмәсә, җен шаукымы кагылдыручы артистлар җитәкчесе (Габдулла Кариев исемендә 1907 елның декабрендә) булып, монда тагын килеп чыккан. Бу хәл труппаның эшен бераз авырайта, әлбәттә.
«Мосафир артистлар җәмгыяте» труппасы Уральск шәһәренә Камил Төхфәтуллин (К. Мотыйгый) чакыруы буенча килә. Мотыйгый артистларны яхшы каршы ала, аларга матди һәм мораль яктан ярдәм итә. Үзе чыгарган «Яңа тормыш» газетасында театрның әһәмияте турында, артистларны яклап мәкаләләр яза. Мәсәлән, Уральск шәһәренә «Мосафир артистлар җәмгыяте» килү уңае белән, «Яңа тормыш» *(1908, 2 февраль. Газетаның бу саны Камил Мотыйгыйның улы Хәмит Төхфәтуллинда сакланган. X. Төхфәтуллин Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. 1918 елдан КПСС члены, хәзер персональ пенсионер) газетасында болай дип яза:
«Бу соңгы елларда безнең милләт тә башкалар кеби тәрәкъкый вә мәгарифкә колак салып тырыша башлады. Моңа җөмләдән бер дәлил мөселманча театрлар була башлавыдыр. Театр гавәм халкы өчен гаять файдалы бер дәрсханә улдыйгыдан, аның күп булуы тәрәкъкыйның көчәюенә зур бер галәмәтдер. Без бу урында шигырь илә «Театр хакында» бер-ике сүз сөйләмәкне мөнасиб (яраклы) күрдек.

Театрны, тора тор син, орышма,
Барып  кара,  кирелеккә  тырышма.
Театрга барырга изен гамдер (бар кешегә дә рөхсәт),
Аңа   каршы  тору  мотлак  зарардыр.
Зарардыр, чөнки ул бер  дар  гыйбарәт (гыйбрәт йорты),
Акла, һич харап булмый бит милләт.
Югары  ашды ни өчен  башка  милләт,
Аның  өчен  алар  итте моңа  дикъкать.
Әгәр бер мән мохалиф (каршы) булса аңа,
Монафикъ (икейөзле, эчкерле (кеше)) ул, сүзем юк башка аңа».

 Г. Кариев иҗатының беренче чорында (1907—1912) Г. Камал әсәрләре нигезендә осталарча эшләнгән тирән реалистик образлар иҗат итә. Мәсәлән, Кәрим («Бәхетсез егет»), Хәмзә («Беренче театр»), Әхмәтҗан («Бүләк өчен»), Мөхәммәтҗан Хафиз («Безнең шәһәрнең серләре»), Сираҗетдин («Банкрот») һәм башкалар. Болар һәрберсе үзенчәлекле, тик артист Кариевка гына хас осталык    белән эшләнгән    монументаль сәхнә образлары булып торалар.
1911—1912 еллар сезонында «Сәйяр» артистлары зур күтәренкелек   белән   Г. Камалның   яңа   әсәрләреннән «Банкрот»   һәм   «Безнең шәһәрнең   серләре»н сәхнәгә куялар. Бу турыда «Йолдыз» газетасы: «Мәзкүр уеннарны тамашага   куючы «Сәйяр» труппасы   үзен халыкка яраттыру өчен бик тырыша» («Йолдыз». 1911,  1  ноябрь),— дип язды. Бу ике әсәр образларның үткенлеге,   социаль юнәлеше белән татар театрының    идея-художество үсешенә зур этәргеч бирә. Шуңа күрә дә, Г. Камал «Банкрот» һәм «Безнең шәһәрнең серләре» әсәрләрен язып бетерүгә,   Сираҗетдин Туктагаев белән Мөхәммәтҗан Хафиз образларын иҗат итәргә   рухланган Г. Кариев,   тиз вакыт эчендә Петербургка барып, бу пьесаларны куярга цензурадан рөхсәт алып кайта (Шунда ук). «Банкрот»ның премьерасы  1911 елның 4 ноябренда булып,    киң җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы каршы алына.
 Кариев театрга сәнгатьнең иҗтимагый бер төре итеп карады. Театрны оештыру юлында очраган барлык матди һәм мәгънәви тоткарлыклар алдында туктап калмастан, үзенең хезмәтен намус белән үтәде. Бу читен һәм шуның белән бергә мактаулы эштә Г. Кариевның хезмәте чиксез зур. Шуңа күрә алдынгы татар яшьләре һәм киң җәмәгатьчелек «Казан яшьләре исеменнән» язылган адреста Г. Кариевны татар театрының атасы дип таныдылар («Йолдыз», 1912, 13 март).
Бу тарихи факт Г. Кариевның, артист һәм театр эшлеклесе буларак, демократик татар интеллигенциясе арасында үзе яшәгән чорда ук зур популярлык казануы турында сөйли.
Татар профессиональ театрының үсү чоры Столыпин реакциясе   елларына туры килә.   Яшь татар театры бу елларда, каты эзәрлекләүләргә, реакцион буржуазия һәм дин әһелләренең төрле янауларына, кисәтүләренә карамастан,   үз бурычларын намус белән үтәп килә.    Идел буе, Урал-Себер өлкәләре,    Төньяк Кавказ, Урта Азия шәһәрләрендә гастрольләрдә булып,   «Сәйяр» труппасы халык арасында демократик идеяләрне тарата. Полиция труппаны бу эше өчен көчле күзәтү астына ала. Әйтик, 1913 елда «Сәйяр» труппасы Идел буе шәһәрләренә гастрольгә чыгып китә.    Самара  (хәзерге Куйбышев)  һәм Саратов шәһәрләрендә    гастрольләрен үткәреп, Астраханьга төшеп киткәннән соң, Саратов жандарм идарәсе начальнигы полковник Комиссаров артистларның Саратовта кемнәр белән очрашуын, кайда булуын һәм нәрсә эшләп йөрүен бик җентекләп тикшереп тора һәм «Сәйяр»ның 12 майда Саратовтан Астраханьга төшеп китүе турында үзенең яшерен телеграммасы белән Астрахань жандарм идарәсенә хәбәр итә.
Столыпин реакциясеннән соң Россиядә эшчеләр хәрәкәтенең яңа күтәрелеше башлана. Бу күтәрелеш татар әдәбиятының һәм культурасының демократик юнәлештә үсешенә зур ярдәм итә. Бу чор татар әдәбиятында халыкка хезмәт итүче мәгърифәтче гуманист-интеллигент образы зур урын ала. Ф. Әмирхан, М. Фәйзи, М. Гафури һ. б. язучыларның бу елларда язылган әсәрләре әнә шул яктан характерлы.
Ләкин яңа революцион күтәрелеш елларында демократик татар драматургиясе идея эчтәлеге белән яңа таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәгә күтәрелә алмый әле.
Г. Камал «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре» һәм «Уйнаш» пьесаларын язганнан соң, авыру сәбәпле, бераз вакыт драматургиядән китеп тора. «Сәйяр» демократик рухы һәм омтылышы белән үзенә якын торган Г. Камалсыз кала. Театрның үсеше өчен идея-эстетик
яктан тагын да югары торган драма әсәрләре кирәк була. Бу мәсьәлә Г. Кариевны бик нык уйландыра. Ләкин моңа җавап тиз табылмый. Дөрес, Г. Камал әсәрләре, Ф. Әмирханның «Яшьләр»е әледән-әле куела һәм уңыш белән бара. Ләкин тамашачы яңадан-яңа спектакльләр таләп итә. Репертуарны киңәйтү йөзеннән Г. Кариев азербайҗан язучысы Н. Вәзиревнең «Мөсибәте Фәхретдин» исемле драмасын сәхнәгә куя, үзе «Артист» исемле комедия яза. Г. Кариев Н. Вәзирев әсәре өстендә мавыгып эшли. Аның бу образы турында сәнгать фәннәре докторы, профессор Мәһди Мамедов: «Мәшһүр татар артисты Кариевның Фәхретдин ролендәге гүзәл уены тамашаның муаффәкыятен (уңыш) тәэмин итте» (Мирза ага Алиев. Баку, Азернәшер, 1949, 17 бит),— дип яза.
Яңа революцион күтәрелеш елларында татар театры киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылып, гражданлык хокукын алып өлгерә, беренче империалистик сугыш елларында «Сәйяр» труппасы алдына инде формалашкан татар театры культурасын тагын да киңрәк мәйданга чыгару, тагын да үстерү һәм рәсмиләштерү бурычы килеп баса. Бу елларда «Сәйяр» халык арасында шулкадәр популярлаша ки, аның йогынтысы астында прогрессив яшьләр үзләре дә спектакльләр куя башлыйлар. Г. Кариев үзенең «Милли театр хакында» исемле мәкаләсендә: «…Бу соңгы елларда татарча театр уйнаучылар шактый күбәеп китте һәм күбәеп бармакта.
Хәзер губерна, өяз шәһәрләрендә генә түгел, хәтта авылларда да театрлар уйналганлыгы газеталарда күренгәли башлады…» («Йолдыз», 1914, 5 январь.)—дип искәртеп уза.
Бу шартларда Г. Кариев театрга яңа авторлар тарту, алар белән иҗади бәйләнешне ныгыту буенча да даими эш алып бара. һәм шушы максаттан чыгып, ул 1917 елның җәендә яңа пьесаларга конкурс игълан итә. Оригиналь пьесаларга нык сусаган шушы чорда К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Ш. Камал пьесалары театр репертуарын тулыландырып җибәрәләр. «Сәйяр» 1916—1917 еллар сезонында К. Тинчуриннын «Беренче чәчәкләр» һәм «Назлы кияү» исемле драмаларын куя.
Труппа репертуарында рус классик азучыларының әсәрләре дә урын ала башлый. А. Н. Островскийнын «Төшемле урын», «Гаепсездән гаеплеләр», Н. В. Гогольнең «Ревизор» пьесаларын татар тамашачылары үз сәхнәләрендә күрәләр.
А. Н. Островскийның «Төшемле урын» комедиясендә Полинка ролен Фатыйма Ильская башкара. Оренбургтагы «Ширкәт» труппасыннан «Сәйяр»га күчеп килгән яшь артистканы Казан тамашачылары жылы каршылыйлар.
«Төшемле урын»ны куйганга кадәр, татар артистларына Юсов, Жадов, Белогубов, Вышневская кебек типларны сәхнәдә уйнарга туры килми. Артистлар әлеге образлар өстендә зур тырышлык белән эшлиләр. Бу постановка театрның реалистик юнәлештә үсә баруын раслый.
1916 елның 20 январенда «Сәйяр» труппасы Н. Наримановның «Надиршаһ» исемле трагедиясен сәхнәгә куя.
Күпчелек вакытта җирле тормыштан алынып язылган яки безнең тормышыбызга якын торган әсәрләрне куеп килгән труппа ни сәбәптән Иран шаһлары тормышыннан алынган трагедияне куя соң?
«Надиршаһ» трагедиясе труппаны үзенең дингә каршы юнәлеше белән кызыксындыра. Трагедия үткен фикере һәм төгәл эшләнгән образлары белән артистларга мавыгып эшләргә мөмкинлек бирә.
Бу постановка Г. Кариев тәрбияләгән артистларның һәм комик, һәм трагик рольләрне башкару дәрәҗәсенә җитеп, киң диапазонлы артист булганлыкларын, ә Г. Кариевның талантлы педагог һәм режиссер икәнлеген дә ачык күрсәтә.
Бөек Октябрь социалистик революциясен «Сәйяр» труппасы М. Горькийның «Мещаннар» спектакле белән каршылый. Труппа спектакльне Мулланур Вахитов оештырган «Мөселман социалистлар комитеты» файдасына куя.
Өлкән буын артистларның әйтүләренә караганда, репетиция вакытында Г. Кариев: «Хәзер Горькийны аңларлык артистларыбыз да бар инде», — дип шатланып куйган.
Татар театрының Бөек Октябрь революциясе алдыннан «Яшь гомер»не сәхнәгә куюы һәм Октябрьны «Мещаннар» спектакле белән каршы алуы — аның халык тормышы, халык омтылышлары, азатлык өчен көрәш белән тыгыз бәйләнештә үсүен ачык күрсәтүче факт.
Үзенең демократик    һәм реалистик традицияләренә турылыклы рәвештә театр 1917—1918 ел сезонында гына да А. П. Чеховның «Чия бакчасы»н, А. В. Сухово-Кобылинның «Креченский туе»н,    Җ. Б. Мольеряың «Ирексездән табиб»ын, Г. Гейненың «Әлмансур»ын, Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябаяу»ын,   Ф. Бурнашның «Таһир-Зөһрә»сен   һ. б. полотнолы әсәрләрне сәхнәгә куйды. Ф. Бурнашның   «Таһир-Зөһрә» драмасын Г. Кариев үз бенефисына хәзерли. «Уйнаучылар да бик дикъкать һәм зур хәзерлек белән уйнаганлыкларыннан әсәрнең уйналуы бик яхшы чыкты», — дип яза рецензент «Йолдыз» газетасында .
Бөек Октябрь революциясе артистларның сәяси аңнарын үстерде, карашларын киңәйтте. Моңа мисал итеп прогрессив төрек язучысы Габделхак Хәмитнең «һинд кызы» исемле пьесасын сәхнәләштерүне күрсәтергә була. Белдерүдә турыдан-туры: «Инглизләрнең Һиндстанда җирле халыклар белән инсаниятсез (кешелексез) рәвештә мөгамәләләрен, аларның анда тоткан колония сәясәтләрен, Азия халкына кыек күз белән карашларын, Һиндстандагы ачлык елдагы   вакыйгаларны…   тасвир иткән әсәр» («Кояш», 1913, 25 январь), — дип яза.
Бу спектакльнең художество сыйфатын күтәрү йөзеннән һинд халкы биюен башкаруны Кариев Казан рус театры балетына тапшыра. Спектакль көнне кыллы оркестр фойеда уйный, ә тынлы оркестр спектакль барышында катнаша.
1918 елның августында Казанны ак чех фетнәчеләре басып ала. Бу көннәрдә «Сәйяр» труппасы эшен туктатып тора.   
1918 елның көз айларында Казаннан киткән Г. Кариев Орск шәһәрендәге татар драмтруппасы белән җитәкчелек итә. Ләкин Г. Кариевка Орск шәһәрендә озак эшләргә туры килми. Мулланур Вахитовның энесе революционер Нәби Вахитов (ул бу вакытта Үзәк Мөселман Хәрби һәйәтендә эшли) Кариевны Казанга чакыртып телеграмма бирә.
Казанга кайткач, иптәшләре белән җиң сызганып татар совет театрын оештыра башлый. Үзләренең һәлак булган якын дустына зур ихтирам йөзеннән, «Сәйяр» артистлары 1919 елның 14 ноябрендә Мулланур Вахитовка багышлап спектакль куялар.
Кызганычка каршы, Г. Кариев татар совет театрын үстерү һәм ныгыту планнарын тулысы белән тормышка ашыру бәхетенә ирешә алмый үлеп китә.
«Сөекле артистыбыз Габдулла иптәш Кариевның вафаты мөнәсәбәте илә татар сәхнәсе матәм тота.
Шул сәбәптән, пәнҗешәмбе көн, җомга көн Казан сәхнәсендә игълан ителгән спектакльләр куелмый» («Эш», 1920, 29 январь), — дип хәбәр итә «Эш» газетасы бу уңай белән.
Шәрекъ музыка мәктәбендә укучы татар яшьләре: «Син кояш идең, ләкин вакытсыз сүндең… шулай да синең җылың белән тәрбияләнеп үскән орлыклар көннән-көн артачаклар. Синең хезмәтең, гайрәтең җимешләре исемеңне  мәңге оныттырмаячаклар дибез» («Эш», 1920, 2 февраль), — дип язалар.
Мәшһүр татар галимнәре һәм язучылары Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Ф. Сәйфи-Казанлы һ. б. Г. Кариевның татар мәдәнияты тарихында тоткан урыны белән горурланып яздылар.
«Кариев өчен тормыш, дөнья, бәхет, сәгадәт юк, тик театр бар, шул театрны үстерү өчен яну, шуның белән көю бар иде» («Кызыл армия». 1920,  30 январь,1955—1974), — дип язды Г. Ибраһимов.
Сәхибгәрәй Сәетгалиев татар театрына нигез ташы салу тантанасы көнендә сөйләгән нотыгында:
«Иптәшләр! Без бүген, беренче татар театрының нигезе буларак, беренче ташны салабыз. Кызганычка каршы, үз театрыбызның нигезен салганда, шул театрның мәгънәви нигезен корып җибәрүче Габдулла Кариев кына юк!» («Эш». 1920, 28 июнь) — диде.
Кариевка карата бирелгән мондый югары бәяләрне тагын да китерергә мөмкин булыр иде.
«…Г. Кариев, Г. Камал, Г. Тукай тарафыннан оештырылган һәм рухландырылган беренче театр труппасы «Сәйяр» татар театрының бишеге булды, ул театрның беренче профессиональ кадрларын үстерде»,— диелә татар театрының илле еллык юбилее уңае белән КПССның Татарстан өлкә комитеты, ТАССР Верховный Советы Президиумы, Татарстан АССР Министрлар Советының Галиәсгар Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры коллективына җибәрелгән тәбрикләү хатында.
Г. Кариевның чиксез зур хезмәте тулы бер буын талантлы артистларны сәхнәгә китерде. Г. Кариевның фидакарь хезмәте аркасында татар театрының мирасы, реалистик традициясе формалашты, җитлеккән кадрлары тәрбияләнде һәм татар совет театрын оештырырга җирлек хәзерләнде.

 

(Чыганак: Габдулла Кариев . Мәкаләләр, истәлекләр, документлар. — Казан, Тат.кит.нәшр., 1976. – 230 б.).


 

Комментарий язарга


*