Халыкара туган тел көне уңаеннан, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары Габдулла Тукай әдәби музеенда иҗади чарада катнашты.
Музейда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис белән очрашу узды. IX«Б» сыйныф укучылары шагыйрьнең әсәрләрен тыңлады һәм әңгәмә барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
Очрашудан соң, укучылар Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган музей экспозицияләре белән танышты.
28.02.2026.
