ТАТ РУС ENG

Хәй Хисмәтуллин һәм Рашат Гайнановны искә алдылар

Фото: © «Татар-информ», Салават КамалетдиновФото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү» циклыннан «Хезмәттә яуланган хөрмәт» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чара әдәбият галимнәре Хәй Хисмәтуллинның 130 еллыгына һәм Рашат Гайнановның 100 еллыгына багышланды.

Хәй Хисмәтуллин (1895-1977) әдәбиятчы–галим буларак, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан һ.б. кебек классик язучыларның әсәрләрен барлауда, аларны текстологик яктан әзерләп, бүгенге укучыга җиткерүдә күп тырышлык куя.

Рашат Гайнанов  (1925-1990)  Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Һади Такташ, Муса Җәлил, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Кәрими, Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәт, Заһидә Бурнашева һ.б. иҗатлары турында фәнни мәкаләләр яза. Габдулла Тукайның дүрт һәм биш томлыкларын бастыра. Ул аларда классикларның әсәрләрен төзүнең, искәрмә-аңлатмалар бирүнең фәнни концепциясен төзи.

2025 елның 20 ноябрендә Габдулла Тукай әдәби музеенда үткәрелгән түгәрәк өстәлдә Казан галимнәре һәм Хәй Хисмәтуллин, Рашат Гайнановның туганнары катнашты.

Комментарий язарга


*