Яшь театрның репертуарын баету нияте белән Г. Кариев «Артист» исемле комедия язып, татар артистларының тормышын һәм чиккән михнәтләрен күрсәтә.
Бу комедиядә Кариев әдәбиятка артистлар тибын алып килде. Моңа кадәр безнең әдәбиятта мондый типлар юк иде әле. Пьесада артист Сакмарский, аны туры юлга өндәүче абыйсы Ислам, мактанчык байбәтчә Шәрәфи һәм башка типларны күрәбез. Болар — тормыштан алынган реаль образлар.
…Менә беркөнне өстенә кама тиреле тун кигән туганнан туган Латыйф абыйсы белән, сары тунын кара бәз билбау белән бәйләп, аның өстеннән якалы сары чикмәнен элгән Шәфигулла абыйсы Кариев квартирасына килеп керәләр. Кариевның нәрсәдер язып утырган вакытына туры киләләр. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, Габдулла янә язу эшенә керешә. Шәфигулла абыйсы мич янындагы эскәмиягә утыра, Латыйф абыйсы, идән буйлап йөреп, Кариевны үгетли башлый: «Синең болай театрлар куеп йөрүең өчен әтиең белән әниең бик рәнҗиләр, бик каргыйлар», — ди. Бераздан соң Кариев, булган булган инде дип, кунакларны чәй эчертә дә спектакльләрен карарга чакыра.
Нәүбәттәге спектакльне карарга барган кунакларның берсе үзен сәхнәдә үз киемендә күрә. Бик гаҗәпкә калып, минем киемнәремне кигән дисәм, киемнәрем өстемдә, дип аптырап утыра. Сәхнәдә Ислам (пьесада артист Сакмарскийның абыйсы) энесе Сакмарскийга нәкъ Латыйф сүзләрен сөйли:
«…Синең иптәшең Сафый малае мулла булды, ә син шамакай булып, адәм көлкесе булып йөрисең. Урысның да яхшысы кәмит уйнамый. Бөтен нәселебезне че-реттең, дус-иш, агай-эне, күршеләр — барысы да рәнҗиләр; бозау Гафиятулласы әйтә, яшь вакытында нинди ягымлы, юаш кына бала иде, мәчетләрдә намаздан соң нинди моңлы иттереп корьән укый иде, ди. Оятсыз, яхшы бала булсаң, корьәнне дә ташламас идең шул. Бетен нәселебезгә бер догачы бар дип тора идек, харап булдың инде, алла хәерле кылсын», — дип ачулана.
Чынлыкта эш болай була. Латыйфның әйткән.сүзләрен Кариев язып бара һәм шул сүзләрне артист Сакмарскийның абыйсы Исламнан әйттерә.
Шулай итеп, Кариев Исламның прототибы итеп туганнан туган Латыйф абыйсын ала. Ә Латыйф бик гаҗәпләнеп кала. Кайткач, авылдашларына Кариевның тәмам юлдан язган шамакай кеше икәнлеген, үзен, Латыйфны, сәхнәдә күрсәтүен үртәлеп сөйли.
Пьесадагы артист Сакмарский образында Кариев үзенең, ә Шәңгәрәйский образында артист Бари Болгарскийның тормышын күрсәтә.
Шуны да истә тотарга кирәк, ул чордагы күп кенә әсәрләрдәге тема һәм образлар тормышта булган конкрет бер вакыйгалардан алынып язылалар. Татар тормышын яхшы белгән артистлар безнең тормышыбызга характерлы темаларны драматургларга әйтәләр. Артистлар үзләре дә ул образларны сәхнәдә гәүдәләндерү өчен ашкынып, ялкынланып йөриләр.
(«Чаян», 1961, № 18/543.)
(Чыганак: Габдулла Кариев . Мәкаләләр, истәлекләр, документлар. — Казан, Тат. кит. нәшр., 1976. – 230 б.).