ТАТ РУС ENG

Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан әдәби кичә булды

Фотода: Ибраһим Нуруллин (1923-1995)Фотода: Ибраһим Нуруллин (1923-1995)

2023 елның 18 апрелендә язучы, галим, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ибраһим Нуруллин (1923-1995) тууына 100 ел тулды. Ул Татарстанның Тукай премиясенә 1982 елда «Тукай» һәм «Габдулла Тукай» дигән китаплары өчен лаек була.

19 апрельдә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Ибраһим Нуруллинның 100 еллыгына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә Ибраһим Нуруллинның кызлары – Гүзәл һәм Миләүшә әтиләре турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Әдәбият галимнәре әдип турында сөйләде.

КФУ доценты, галим Таһир Гыйләҗев яңа басылып чыккан «Тукай гыйльмияте» китабының «Фәнгә багышланган гомер» бүлеген Ибраһим Нуруллин иҗатына багышлаган. Автор үзенең фәнни эзләнүләре турында сөйләде. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршындагы «Мизгел» яшьләр театры (режиссеры Илфак Хафизов) Ибраһим Нуруллинның «Тукай Петербургта» әсәреннән өзек уйнап күрсәтте.

***

Ибраһим Нуруллин тумышы белән хәзерге Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районының Парау авылыннан. Ул Бөек Ватан сугышында катнаша. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Аспирантураны тәмамлагач, 1953 елны Тукайның идея-эстетик карашларын тикшерүгә багышланган гыйльми хезмәте нигезендә кандидатлык диссертациясен яклый. Шул вакыттан алып университетның татар әдәбияты кафедрасында, рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында эшли.

Әдәбиятка прозаик-хикәяче буларак килеп керсә дә, әдәби тәнкыйть һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән мавыгып китә. Аны бигрәк тә XX йөз башы татар әдәбияты, Габдулла Тукай иҗаты кызыксындыра. Шулай ук Фатих Әмирхан, Шәриф Камал иҗатларына, татар әдәбияты тарихының, агымдагы әдәби хәрәкәтнең аерым проблемаларына багышланган мәкаләләр яза. Әдәби әсәрләр дә иҗат итә.

Гаяз Исхакыйның әдәби мирасын туган халкына кайтару юлында тырыша, Төркиягә барып, документаль материаллар җыюны, мирасын туплау эшен башлап җибәрә. 1992 елда Ибраһим Нуруллинга Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге бирелә. 1995 елның 1 июлендә Казанда вафат була.

 

19.04.2023. Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*