ТАТ РУС ENG

Иделле Газиз Ике театр дуслыгы

Кәрим ага Тинчурин күбрәк театрлар тирәсендә, артистлар, драматурглар тирәсендә йөрсә дә, хатын-кыз язмышы проблемасы ничектер аны да бик кызыксындырды. Моның бик практик сәбәпләре бар. Ул күзгә күренеп үскән драматург Җәгъфәр Җаббарлы белән бик дуслашып китте. Азербайҗан драматургиясендә социалистик реализмга нигез салган, атаклы драмалар авторы Җәгъфәр Җаббарлы кайнап торган энергияле, утыз яшьлек егет иде әле ул чакта. (Безнең Кәрим агадан унике яшькә кече). Уртача буйлы, куе кара чәчле, киң зур маңгайлы, үткен карашлы, аз гына алга иелебрәк атлый, кызу-кызу сөйли торган бик хәрәкәтчән зат, талантлы әдип булып минем истә калган ул. Үзенең беренче шигырьләрен, хикәяләрен, сатирик парчаларын һәм «Тугрылыклы Сәрия» исемле пьесасын язганда, аңа нибары уналты яшь кенә була. Без Бакуда булган елны аның иң шаулаган әсәре 1928 елда язылып, сәхнәгә куелган «Севиль» исемле драмасы иде. Анда яңа тормыш һәм гаилә, революциядән соң хатын-кызлар азатлыгы проблемалары бик оста һәм үткен итеп куелган. Әйтүләренә караганда, азербайҗан хатын-кызларын тулысынча азат итүгә чакыра торган бу пьесаның һәрбер постановкасы чын-чынлап иҗтимагый-социаль вакыйгага әйләнгән: спектакль барышында ук, аның көчле тәэсире астында, хатын-кызлар чадраларын салып ташлый торган булганнар.
Без Бакуда чагында театрлар   әле җәйге ялда булу сәбәпле бу мәшһүр  «Севиль» спектакле һәм, гомумән, азербайҗан драма, опера сәнгате белән тиешенчә таныша да алмадык, әлбәттә. Ләкин шулай да сөйләнелгән-ишетелгәннәрдән, укылганнардан без бу республиканың, бу халыкның бик борынгыдан килә торган әдәбият-сәнгать тарихы белән дә, үсеп бара торган яшь совет әдәбияты һәм сәнгате белән дә аз-маз хәбәрдар була алдык. Барыбыз да дип әйтә алмыйм. Бигрәк тә — без яшьләр, алай ук күпне күрә-белә алырга өлгерә алмаганбыздыр  ул  чакта.  Әмма  Галимҗан Нигъмәти, Кәрим Тинчурин, Шәриф Камал, Кави Нәҗми, Гомәр Гали кебек олы агайларыбызның, алдан ук күпмедер хәзерлекле булулары  сәбәпле,  очрашу-әңгәмәләрдә  үзләрен  ярыйсы гына иркен тотуларын хәтерлим. Безнең Кәрим ага үзен  бик кызыксындырган «Севиль»  пьесасы белән дә яхшы танышып өлгергән һәм бу ике зур әдипне бер-беренә якынайтучы, дуслаштыручы да шул «Севиль» белән «Зәңгәр шәл» булгандыр дип әйтә алам мин. Чөнки үзләре һәм иҗатлары белән танышкач,    конкрет шушы пьесалары белән бер-берләрен таныштыргач, алар үзара шундый  практик  килешүгә дә  бик тиз    ирешкәннәр: Җәгъфәр   Җаббарлының   «Севиль»    драмасы   Казанда Татар Дәүләт Академия театрында, ә Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» драмасы — Бакуда Азербайҗан драма театрында куелырга тиеш,    дип сүз куешканнар иде. Бу — ике тугандаш халыкның театр сәнгате арасындагы күптән башланган дуслык-хезмәттәшлекне яңарту, дәвам иттерү теләген чагылдырган практик бер омтылыш иде булса кирәк. Мәсәлән, сәнгать фәннәре кандидаты X. Гобәйдуллин мәкаләсендә («Советская Татария» 22 май, 1959 ел) китерелгән шушындый тарихи фактлар бу һәр ике драматургка әлбәттә билгеле булгандыр: 1908 елда Казанда «Яшьләр» исемле һәвәскәр труппа тарафыннан Азербайҗан драматургы Нәҗәфбек Вәзировның «Фәхретдин кайгысы» дигән драмасы сәхнәгә куела. Берничә елдан соң шул ук драманы мәшһүр «Сәйяр» труппасы да куя һәм ул зур уңыш белән бара. Шунысы характерлы: бу спектакльдә Габдулла Кариев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаялар белән бергә, Азербайҗан артисты Мирза Ага Алиев та катнаша. Тугандаш ике халык артистлары хезмәттәшлегенең тагын да характерлырак шундый факты да булган икән тарихта: татар артистлары ул елларда бер урында гына эшләмәгәннәр. Моңа даими татар театры бинасы булмау да сәбәпләрнең берсе булгандыр, әлбәттә. Шулай, шәһәрдән шәһәргә йөреп, Уральскида һәм Кырымда булып үткәч, алар Тифлиска барып чыгалар, анда Г. Араблинский җитәкчелегендәге азербайҗан труппасы белән очрашалар. Шунда ике труппа бергә кушыла, азербайҗанның атаклы сәхнә эшлеклесе Г. Араблинский җитәкче итеп билгеләнә һәм ул татар артистлары өчен беренче чын остаз һәм акыллы киңәшче булып та таныла. «Казан-Кавказ артистлары җәмгыяте» дип исемләнгән бу труппа спектакльләрне ике телдә хәзерли һәм куя. 1908 елның язында труппа Әстерханга килеп, азербайҗан халкының атаклы большевик-революционеры һәм күренекле драматургы Нәриман Нәримановның «Надиршаһ» исемле драмасын сәхнәгә куя. Нәкъ менә шунда, ул чактагы Әстерхан һәвәскәрләреннән Зәйни Солтанов, Сара Байкиналар да шундый квалификацияле труппа куйган бу спектакльдә беренче тапкыр катнашу бәхетенә ирешәләр һәм осталыкларын арттыралар. Берничә елдан соң, бу труппаның зур уңышлары белән бергә, спектакльләрне ике телдә хәзерләү һәм уйнау кыенлыклары да арта. һәр ике халыкның артистлары сан һәм осталык ягыннан да үсә баргач, нәтиҗәдә алар икегә аерыла һәм һәркайсы мөстәкыйль яши-эшли башлый. 1913 елда Әстерхан артистлары тарафыннан татар телендә куелган «Надиршаһ» драмасында Надир ролен Зәйни Солтанов уңышлы башкаруга ирешә. Шул ук драманы «Сәйяр» труппасы да 1916 елда Казан тамашачыларына күрсәтә.
Әнә шундый кызыклы тарихи фактлар…
Әмма, кызганычка каршы, Бакуда без булган еллардагы Тинчурин һәм Җаббарлы планнары гамәлгә ашмый калды: бакулылар Тинчурин драмасын, казанлылар Җаббарлы драмасын күрү бәхетенә ирешә алмадылар. Бүген исә шунысы әһәмиятле: бу истәлекләрне язган көннәрдә мин үземне яңадан Азербайҗан җирләрендә, Бакуда, андагы дуслар янында кебек хис итеп шатландым. Совет халыклары, әдәбият-сәнгатьләре арасында бәйләнеш, дуслык, хезмәттәшлек хәзер елдан-ел арта бара. Рус, башкорт, кыргыз, украин, эстон һ. б. халыклар драматургиясе белән безне әледән-әле таныштыра килүче Татар Дәүләт академия театры сәхнәсендә без шул ук Җәгъфәр Җаббарлының «Айдын» пьесасы буенча эшләнгән спектакльне карап куандык. Азәрбайҗандагы дәүләт драма театрларында исә Хәй Вахитның киң танылган «Күк капусы ачылса», Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» спектакльләре куела! Ә 1969 елда безнең республикабызда Азербайҗан әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү нинди зур бәйрәм булды! Без чын-чыннан онытылмаслык шатлык көннәре кичердек.
Кунак ашы кара каршы дигәндәй, алдагы көннәрдә без дә үзебезнең шаулап үсеп киткән әдәбият-сәнгатебез белән Азербайҗанга барып чыгарбыз һәм аларда да шундый ук зур бәйрәм үткәрербез дип ышанам.

 

(Газиз Иделле. Беренче зур сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980).


Комментарий язарга


*