Шундый олы талант иясе, оста драматург, күренекле артист, барыннан да бигрәк тирән акыллы педагог, режиссер да булган К.Тинчурин белән озак еллар буе бергә эшләп үткән гомерләрне иң бәхетле көннәремнән саныйм. Алар күп, бик күп.
Г.Камал театрында мин баш режиссерлык вазифасын алып барган утызынчы елларда оригиналь пьесалар күп кенә очракта драматургларга махсус заказ биреп яздырыла иде. Тинчуринның “Кандыр буе“ әсәре дә, Кави Нәҗми белән бергә язылган “Булат бабай семьясы“ да, Ф.Сәйфи-Казанлы белән язган “Корыч орчык“ пьесасы да шулай барлыкка килде. Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт һ.б. кайбер авторларның да пьесалары махсус заказ белән туды, һәм, ниһаять, К.Тинчуринның соңгы әсәре дә махсус заказ белән язылды. Дөресен әйткәндә, бу җитәкче оешмаларның теләге һәм киңәше буенча да иде. Әсәрнең төп темасы илебездә социализмның җиңә баруы, халкыбызның патриотик рухын җимерү турында хыялланган мәкерле дошманны фаш итүгә корылган спектакль күрсәтеп, һөҗүм була калса, халкыбызны дошманга каршы җавап бирү өчен әзер булырга чакыру иде. Кәрим абый бу пьесаны вәгъдә иткән вакытында тәмамлады, һәм без аны, Партия өлкә комитетындагы иптәшләрнең теләге буенча, театрда түгел, өлкә комитетының культура-пропаганда бүлеге мөдире Гариф иптәш Яушев кабинетында укыдык. Укучылар арасында Яушев, аның ярдәмчесе, инструктор Камай Кәримов, Татарстан язучылар союзы вәкиле Кави Нәҗми, Мәскәүдә Театр институты тәмамлап яңа гына режиссер булып килгән Ширияздан Сарымсаков һәм мин булдым. Ул чагында “Юкә чәчәк атканда“ дип матур исем белән аталган һәм тирән мәгънәле сүзләр белән язылган бу пьеса безгә бик ошады. Аны кычкырып укучы автор Кәрим абый үзе булганга, ул, билгеле, безгә, тыңлаучыларга, әсәрнең бөтен характерын, эчке мәгънәсен дөрес һәм тулы аңлатырлык итеп укыганга, без әсәрне дулкынланып кабул иттек.
Ара-тирә артык зур булмаган җитешсезлекләрне төзәткәннән соң, әсәрне театр репертуарына кертеп, сәхнәгә куярга мөмкинлеге һәм бүгенге бик кирәкле мәсьәлә күтәрелүе турында уңай фикер әйтелде.
Пьесадагы персонажга чит илдә яшәгән бер татар эмигрантыннан почта аша шунда чыгарылган журнал килеп төшә. Бу эпизодка карата арабыздан берәү: “Шундый хәл булырга мөмкинме?“ — дип сорау бирде. К.Тинчурин моның булган хәл икәнлеген үз мисалында аңлатып: “Заманында мин үзем чит илдән пакет алган идем. Бу Гаяз Исхакый җибәргән “Милли юл“ журналы иде, мин аны “Кызыл Татарстан“ газетасы редакциясенә илтеп бирдем“, -диде. Бу сүзләрне ишетеп, без беркадәр аптырабрак калдык. Бу бит шәхес культы афәтләре иң нык канат җәйгән, Г.Исхакый кебек эмигрантларны телгә алырга да ярамаган чор — 1937 ел иде.
Тынлык…
Белмим, күпме вакыт сузылгандыр бу тынлык, өлкә комитетыннан Яушев, тынлыкны бозып: “Шулай, иптәшләр, — диде, коры гына, — пьеса укылды, бәя бирелде, алдагы язмышын автор белән менә режиссерлар, — ул миңа һәм Сарымсаковка күз төшереп алды, — театрда хәл итәрләр. Ә бүген шуның белән әңгәмәне тәмамлыйбыз“,-дип китәргә әзерләнде. Арабызга салкын су сибелгәндәй булып, өйләребезгә таралдык.
Пьеса укылып, күпмедер вакыт үткәч, контрреволюцион милләтче, халык дошманы дип аталып, 1937 елның сентябрендә, нәкъ илле яше тулган көннәрдә, Кәрим Тинчурин кулга алынды.
Озак та үтмәде, татар театр сәнгате өлкәсендә контрреволюцион тинчуринщинаны гамәлгә ашыручы халык дошманы саналып, Партия өлкә комитетыннан килгән Камай Кәримовның актив катнашуы белән, мине дә партия сафыннан, шулай ук театрдан да чыгардылар.
Моннан бер атна элек кенә Татар дәүләт академия театрында контрреволюцион тинчуринщинаны “фаш иткәндә“ актив катнашкан Кави Нәҗминең мине партиядән чыгарганда булмавына гаҗәпләнгән идем, ул да инде бу көннәрдә кулга алынган булып чыкты. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, өлкә комитеты вәкиле Камай Кәримов та соңрак “халык дошманы“ саналып, төрмәгә ябылды. Бу хәвефле хәлләрдән Гариф Яушев иптәш тә котыла алмады.
Болар Гаяз Исхакый журналы китергән фаҗига түгел, ә миллионнарча гөнаһсыз кешеләребезне — татарны да, русларны да, азәрбайҗан белән әрмәнне дә, үзбәк белән грузинны да, шул исәптән үзенең якын дусларын да һич аяусыз һәлак иткән кансыз Сталин эше иде.
Күп бәла-казалар кичерә-кичерә, Партиянең район, шәһәр һәм өлкә комитетларының ишекләрен кага-кага, газаплы хәлләрдән соң, 1938 елны мин партия сафына, шулай ук Татар дәүләт академия театрына режиссер һәм әдәби бүлек мөдире итеп кире кайтарылдым. Ә менә татар театрының гына түгел, милли мәдәниятебезнең җаны-рухы булган Кәрим абый Тинчуринның язмышы фаҗигале булды. Аның кайчан, ничек кулга алынуы һәм язмышы турында иң төгәл, дөрес хәбәрне без соңгы елда гына ишеттек. Ул 1938 елның 15 ноябрендә Пләтән төрмәсеннән ерак түгел генә җирдә судсыз-нисез атып үтерелгән.
— Аның соңгы әсәре “Юкә чәчәк атканда“ белән эш ничек булды соң? — дип сорарсыз.
Кәрим абыйның хатыны Заһидә ханымның әйтүенә караганда, Тинчуринны кулга алган чагында ук, аны һәм башка кулъязмаларын да зур гына чемоданнарына тутырып алып киткәннәр…
(Риза Ишморат. Соңгы очрашулар // Коллектив. Кәрим Тинчурин: истәлекләр, шигырьләр.- Казан: Татар.кит. нәшр., 2003. — 159 б., рәс. б-н).