ТАТ РУС ENG

Кайбицкая Галия Кәрим Тинчуринга карата истәлекләрем

Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Таҗи Гыйззәт, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәтхи Бурнаш һәм башка, һәм башка шундый кыйммәтле сәнгать эшлеклеләрен искә алдым исә, минуты белән узган гомерем матур булып күз алдыма килеп баса. Инде шул рәсемгә дикъкать белән бераз тукталсаң, бөтен гәүдәң тетрәп, йөрәгең белән шатланып, сөенеп куясың. Бу бер дә гаҗәп түгел. Шундый бөек кешеләребезнең исемнәрен искә алып, күз алдыңда җанландыра аласың икән, йөрәгеңнең сөенүе үзе бер зур бәхет булырга тиеш, дип аңлыйм.
Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшевләр белән фикерләребез бер булып, бер театр эчендә күп еллар бергә иҗат итәргә туры килде миңа. Шул бергә иҗат итү дәверен мәңге оныта алмас дәрәҗәдә сагынып һәм зур горурлык белән искә алам.
Без, ягъни 1923 елдан 1934 елгы сезондагы артистлар, сөекле драматургыбыз Кәрим Тинчуринның яңа язган әсәрләрен икешәр, өчәр мәртәбә уйнау бәхетенә ирешкән артистлары булдык. "Зәңгәр шәл" пьесасының үзе генә дә бер сезонда йөздән артык уйналган вакытлары булды. Тирән хисле, сүзгә үткер, үзенең алтын каләме аша тормышның ачысын-төчесен таный алган тугрылыклы, киң күңелле драматургыбыз Кәрим ага Тинчурин безнең остазыбыз да, юлдашыбыз да, артист һәм режиссерыбыз да иде.
Кәрим Тинчуринның режиссер буларак бервакытта да, репетиция булсын, башка вакыт булсын, үз артистларына тавыш күтәреп сөйләшә торган гадәте булмады. Әгәр репетиция вакытларында аның теләге буенча бер эш килешмирәк торса, ул якыныбызга килеп басар иде дә: “Мөмкин булса, шул җирен кабатлыйк әле“, — дип, җай белән генә әйтер иде. Аннан һәркайсыбыз аның әйткәненчә кабатларга тырыша идек. Ул шунда чиктән тыш кәефе килеп: “Мине тиз аңлавыгыз өчен рәхмәт сезгә!“ — дип, кулыбызны кысар иде. Бик тә соклана идек без Кәрим ага Тинчуринның ягымлы кеше булуына. 1923 ел. Уральскидан Казан театр техникумына укырга килүгә, Кәрим Тинчурин белән танышу бәхетенә ирештем. Ул техникумның сәнгать бүлегендә укыта иде. Аның дәресләренә чиксез яратып йөри идек. Һәркайсыбыз үзебезгә бирелгән рольләрне өйрәнеп, дәрес вакытларында остазыбыз каршына килеп образ иҗат итә идек. 1924 елны техникумның берьеллык уку отчетына Кәрим Тинчурин белән хәзерләндек.Ул миңа Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану“ әсәреннән Галиябану ролен башкарырга кушты. Хәлил роле Хәким Сәлимҗановка бирелде. Безнең рольләр җыр белән барасы булгач, Кәрим Тинчурин безне композитор Салих Сәйдәшевкә беркетте, берьеллык отчет кичәбезне зур уңыш белән уздырды.
Ул кичәдә уңыш бәйрәме белән тәбрикләп сәхнә артына керүчеләр арасында К.Тинчурин белән С.Сәйдәшевләр үзләре дә безне “беренче карлыгачлар“ дип мактап чыктылар. Кәрим ага Тинчурин минем киләчәктә артистка булуыма, җырчы булачагыма нык ышанды һәм шул өмет белән минем беренче адымнарыма илһам көче биреп, тиз арада Казан сәхнәсендә аякка бастырып җибәрүгә беренче сәбәпчем булды.
1924 елны театр техникумының отчет күргәзмәләре узганнан соң, Кәрим Тинчурин мине үз янына чакыртып, мине театр составына артистка итеп алу турында сүз кузгатты. Мин бу хәбәрне үз остазымнан кинәт кенә ишеткәч, ничектер сискәнеп, яшьлегемнән куркыпмы, андый зур эшкә чакыруларына аптырап калдым. Кәрим ага, минем аптырап калуымны сизеп, сүзне болай дип дәвам итте: “Билгеле, Сез яшь әле, театр эше авыр, әлбәттә. Аңа җиңел карап булмый. Сезнең тавышыгыз бар, театрның репертуарында музыкальный әсәрләр елдан-ел артачак, дип уйлыйм. Шуны искә алып, сезнең театрда эшләвегез кирәк булыр. Әмма җырчы булыр өчен уку кирәк. Уку беләд эшне алып баруга Сезгә дә җиңел булмаслыкны аңлап, уку юлыгызга зыян китермәскә тырышырбыз. Укуны Сез дәвам итәрсез, ярдәм итү ягын мин үз өстемә алам“, — диде.
Менә шул гариза биргән көннән опера театры ачылган дәвергәчә мин Татар академия театрында Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшевләр ярдәме белән укуны һәм эшне дә берьюлы алып бардым. Өч ел театр техникумында укып, янә музыка училищесына күчеп, анда дүрт ел укып чыктым.
Театрга беренче аяк басу көненнән Кәрим Тинчурин миңа: “Мин Сезгә бер роль бирәм. Сез шуны Ленинград шәһәреннән атаклы җырчыбыз Ситдыйк Айдаров килүгә өйрәнеп куйсагыз, яхшы булыр иде. Сез Ситдыйк Айдаров белән җырлый башларсыз“, — диде.
Роль шактый җаваплы, Кәрим Тинчуринның үз әсәре — “Сүнгән йолдызлар“дан Сәрвәр роле иде. Бу кадәр калын дәфтәр зурлыгындагы рольне ничек өйрәнеп бетерергә икән дигән уй минем күңелгә шик төшерде. Җитмәсә, тагы мәшһүр җырчы килергә тиеш, рольне өйрәнүгә вакыт та аз куелды.
Шуңа борчылып, киңәшкә дип, Салих Сәйдәшев янына йөгердем. Ул миңа: “Курыкма, Галия! Үзем сиңа булышырмын, җырларны үзеңә якын булган көйләрдән сайларбыз, янә минем яңа язган көйләрне алырбыз, борчылма, үзем өйрәтермен“, — дип киңәш биргәч, күңелем бераз җиңел сулап куйды. Янә икенче юанычым — “Сүнгән йолдызлар“ пьесасы спектакль булып театр сәхнәбездә куела башланган иде инде. Мин үзем уйныйсы булгач, ул спектакльне куелган саен зур игътибар белән карап йөрүем үземә дә зур дәрес булды, Сәрвәр образын үземчә аңларга зур ярдәм итте. Көне-төне йокы күрмәстән, зур тырышлык аркасында, Салих Сәйдәшев янында Сәрвәр җырлыйсы көйләрне өйрәнеп, мизансценаларын Кәрим Тинчурин белән үтәп, Ленинградтан киләсе Ситдыйк Ай-даров кайтуга тулысынча хәзерләнеп өлгердек.
Ситдыйк Айдаров килү белән берничә репетиция ясап, спектакльдә мин — Сәрвәр, Ситдыйк Айдаров — Исмәгыйль, Мәхдүм образында Кәрим ага Тинчурин үзе уйнап, халкыбыз каршында зур уңышларга ирештек.
Беренче чыгышымда Кәрим Тинчурин сәхнә артына, минем янга кереп уеныма һәм тавышыма зур бәя биреп, үземне тәбрик итте һәм шул рольне башкарганнан соң, ул үзенең һәрбер язган яңа әсәрендә миңа баш рольләрне биреп бара торган булды.
Кәрим ага кул астында аның күп әсәрләрендә уйнадым: “Ак калфак“, “Асылъяр“ яшьли уйнаган рольләрем булса, аннан соң “Яшь йөрәкләр“, “Ил“, “Зәңгәр шәл“, соңрак “Наемщик“, “Кандыр буе“, “Казан сөлгесе“ уйналды, һәммәсендә дә миңа баш роль иде, һәммәсе дә күркәм иде.
Бу кадәр күп рольләрне уку белән бергә бәйләп бару, һичшиксез, остазларым аркасында җиңеләйтеп, сәхнә осталары янында үрнәк алып, өзлексез уйнап, эшнең һәм укуның авырлыкларын сизми үткәрдем.
Кәрим ата Тинчуринның миңа башка җәһәттән дә ярдәме күп булды. Аның кешелекле булуы иҗади эштә генә кайгырту түгел, тормышта килеп чыккан барлык читенлекләргә дә күз салып, ярдәм кулын сузарга әзер иде. Минем шәхси тормышымда читенлекләр тугач, мин икенче шәһәр театрына китеп эшләргә булган идем. Шуны Кәрим ага Тинчурин Сәлих Сәйдәшев аша белеп, китү юлымнан туктатты. Минем хәлләрне сорашып алганнан соң, ул: “Юк, юк, китмисең, син Казан театрында эшләргә тиеш“, -дип, мине җибәрмәстән, Әстерхан театры белән сөйләшелгән килешүне бозып, юлга дип алынган акчаларын кире җибәреп, мине Казанда тотып калды. Шуның белән бергә үзе торган йорттан С.Сәйдәшевнең фатирын бушаттырып, Сәйдәш үзе Тукай урамына күчеп, мине Салихның өч бүлмәле фатирына балам белән икебезне урнаштырып куйды.
Миңа опера театрында шулай ук күп еллар эшләргә туры килде. Татар композиторларының һәрбер яңа әсәрләрендә һәм урыс-европа классик әсәрләрендә- “Травиата“, “Риголетто“, “Севильский цирюльник“, “Снегурочка“ кебек операларда баш рольләрне башкардым. Шундый катлаулы һәм җитди хезмәт башкарганда, бөек остазларым Кәрим ага Тинчурин, Салих Сәйдәшевләрнең йогынтысы миңа гаять нык ярдәм итте.

 

(Галия Кайбицкая. Кәрим Тинчуринга карата истәлекләрем // Коллектив. Кәрим Тинчурин: истәлекләр, шигырьләр.- Казан: Татар.кит. нәшр., 2003.- 159 б., рәс. б-н).


Комментарий язарга


*