ТАТ РУС ENG

Казанда Габдулла Тукай исемендәге II Бөтенроссия сәнгатьле укучылар бәйгесе финалы узачак


2012 елның 16–21 апрель көннәрендә Казанның М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге II Бөтенроссия сәнгатьле укучылар бәйгесенең финал турлары узачак.
Билгеле булганча, әлеге бәйге беренче тапкыр узган 2011 елда оештырылган иде. Ул чакта мәктәп яшеннән алып, төрле уку йортларында белем алучы 6дан 17 яшькәчә балалар катнашты. Быел бәйге Россия күләмендә оештырылган. Анда Татарстаннан гына түгел, шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород, Ульян калаларыннан, Сарытау өлкәсе, Марий–Эл һәм Удмуртия Республикаларыннан да балалар талантларын сыный. Быел беренчел сайлап алу туры аша 258 бала узган. Жюри рәисе элеккечә – Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев.
Сайлап алуның 2нче һәм 3нче турлары 16–18 апрельдә үтәчәк. 21 апрельдә исә Актер йортында зур Гала–концерт узачак. Бу көнне сәхнәдә бәйгедә җиңүче яшь талантлар һәм Татарстанның күренекле артистлары чыгыш ясар дип көтелә.


Комментарий язарга


*