ТАТ РУС ENG

Казанда Туган тел көне уңаеннан тантаналы чаралар узачак

Фото: Марат Мугинов, kzn.ruФото: Марат Мугинов, kzn.ru

2023 елның 26 апрелендә Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу вакыйгасы билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан республикада күпсанлы тантаналы чаралар үткәрү планлаштырыла.

Традиция буенча бу көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.

Казанда иртәнге 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Габдулла Тукай бакчасындагы шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салыначак.

11:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында мәдәният һәм сәнгать әһелләре әзерләгән бәйрәм концертында Рөстәм Миңнеханов 2023 елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләячәк.

Ә 14:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында Туган тел көненә һәм шагыйрьнең тууына 137 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме узачак.

16:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда «Мин татарча сөйләшәм!» республика конкурс-акциясенә йомгак ясалачак һәм гала-концерт булачак.

Туган тел көненә кадәр 24 апрель көнне Габдулла Тукайның әнисе туган Балтач районының Сасна Пучинкәсе авылында һәм 25 апрель көнне Арча районының Яңа Кырлай һәм Кушлавыч авылларында да Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре катнашында бәйрәм чаралары үтәчәк.

26 апрель көнне Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре катнашында Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә Шигърият бәйрәмнәре узачак.

Шулай ук Туган тел көнен республиканың муниципаль районнарындагы мәдәният учреждениеләре дә татар Габдулла Тукайга багышланган истәлекле чаралар, күргәзмәләр, шигърият бәйрәмнәре, социаль челтәрләрдә төрле мәдәни акцияләр белән билгеләп үтәчәкләр.

 

24.04.2023. Mincult.tatarstan.ru

Комментарий язарга


*