ТАТ РУС ENG

Казанда Тукайны искә алу көнендә экскурсия оештырылды

Салават Камалетдинов фотолары, «Татар-информ» МАСалават Камалетдинов фотолары, «Татар-информ» МА

2023 елның 15 апрелендә Габдулла Тукайның вафатына 110 ел тулды. Бу көнне Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее «Тукай. Мәңгелеккә юл» дип исемләнгән театральләштерелгән экскурсия оештырды.

Экскурсиядә катнашучыларга Габдулла Тукай (1886-1913) вафат булган палатаны – Казанда элекке Клячкин хастаханәсе урнашкан бинадагы мемориаль бүлмәне күрсәттеләр. Шагыйрьнең замандашлары истәлекләрендә язылганча, 1913 елның 26 февралендә авыру Тукай дусларының үгетләве буенча Клячкин хастаханәсенә ята. Ул биредә 15 апрельдә вафат була. Аны соңгы юлга шушы бинадан озаталар. Шагыйрь Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. Бүгенге көндә Островский урамында урнашкан бу бинадагы кайчандыр Тукай яткан палата мемориаль музей бүлмәсе итеп ясалган.

Фотода: Казанның элекке Клячкин хастаханәсендә Габдулла Тукай яткан палата. Шагыйрь 1913 елның 15 (2) апрелендә шушы бүлмәдә вафат була. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ МА

Фотода: Казанның элекке Клячкин хастаханәсендә Габдулла Тукай яткан палата. Шагыйрь 1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апрельдә) шушы бүлмәдә вафат була. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ МА

Экскурсиягә килүчеләр, шагыйрьне 110 ел элек соңгы юлга ничек озаткан булсалар, шул маршрут буенча – Клячкин хастаханәсеннән Яңа Татар бистәсе зиратына кадәр юл тотты. Анда шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салынды, Коръән укылды.

Экскурсияне Габдулла Тукай әдәби музее хезмәткәре Лена Тябина алып барды. Театральләштерелгән программада Г.Камал театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Фәнис Җиһанша һәм Фәннүр Мөхәммәтҗәнов һ.б. чыгыш ясады. Мондый экскурсияләр апрель буе дәвам итәчәк. Анда катнашу өчен Габдулла Тукай әдәби музее сайтында алдан теркәлү сорала.

Экскурсияне Казанның Габдулла Тукай әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина алып барды. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Фотода: Экскурсияне Казанның Габдулла Тукай әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина алып барды. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Фотода: Шагыйрьне искә алу көнендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музее экскурсия оештырды. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Фотода: Шагыйрьне искә алу көнендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музее экскурсия оештырды. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Фотода: 1913 елның 17 апрелендә (иске стиль буенча 4 апрельдә) Габдулла Тукайны Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләгән көнне төшерелгән фотосурәт.

Фотода: 1913 елның 17 апрелендә (иске стиль буенча 4 апрельдә) Габдулла Тукайны Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләгән көнне төшерелгән фотосурәт.

Фотода: 15 апрельдә татар җәмәгатьчелеге шагыйрь рухына дога кылып, Тукай каберенә чәчәкләр салды. /Sptatar.com фотосы

Фотода: 15 апрельдә татар җәмәгатьчелеге Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрь рухына дога кылып, Тукай каберенә чәчәкләр салды. /Sptatar.com фотосы

15.04.2023. Ильяс Хаҗиев, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*