2023 елның апрель аенда Казан федераль университетында Габдулла Тукайга багышланган чаралар ункөнлеге «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» яшьләр фәнни-иҗади бәйгесе белән башланып китте.
Ункөнлек Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар теле белеме кафедрасы тарафыннан оештырыла.
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен»… (Г.Тукай, «Сәрләүхәсез» (Исемсез шигырь), 1909 ел).
Мәгълүм булганча, быел Габдулла Тукайның вафатына 100 ел тулды. Фәнни-иҗади бәйгенең ачылыш тантанасына Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат чакырылган иде. «Туфан Миңнуллинның 2012 елның 27 апрелендә әйтеп калдырган сүзе бар: «Дәүләтсез халыкның дәүләте – ул шагыйрь». Тукай – ул безнең дәүләтебез», – диде шагыйрь.
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» бәйгесе 2015 елдан үткәрелә. Быел ул биш номинациядә уздырылды, алар: «Без – Тукайлы халык» (Тукай шигырьләрен татарча сөйләү), «Татар теле – күңелем теле» (чит телле катнашучылар Тукай шигырьләрен татарча сөйли), «Тукай моңы – җиһанда» (Тукайның төрле телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләрен сөйләү), «Тукай – безнең күңелдә» (Тукайга багышланган үз шигыреңне сөйләү), «Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» (Тукай иҗатына кагылышлы фәнни-тикшеренү эшләре).
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сөйләгәнчә, быел бәйгедә Татарстандагы югары, урта махсус белем бирүче уку йортларыннан тыш, беренче тапкыр урта мәктәп һәм гимназияләрдә укучылар да катнашты. Барлыгы 90нан артык гариза килде. «Катнашучылар елдан-ел артып тора», – диде ул.
«Халык күңеленә үтеп керү, үзегез әйтергә теләгән фикерне яшьтәшләрегезгә җиткерү өчен халыкның уй-фикерләрен белергә кирәк – шул очракта гына милләтне үзаңын уята алабыз. Сез шушы бәйгегә чыгыш ясыйсыз икән, димәк, әйтер сүзегез, ниндидер ачышыгыз бар. Бу – бик куанычлы күренеш», – дип бәйгедә катнашучыларны сәламләде ТР Мәгәриф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйзәтуллина.
Бәйгедә Тукай шигырьләре төрлле телләрдә яңгырады. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының I курс студенты Вячеслав Владимиров Тукайның «Милләткә» шигырен саха телендә сөйләде. «Габдулла Тукай – татар халкы өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен бөек шагыйрь. Аның шигырьләренә үзенчәлекле ритмика хас. Аеруча «Шүрәле» поэмасы танылган. Якутиядә Тукайны беләләр, китапханәдә китаплары да бар», – диде ул.
Рамил Мирзаһитов Тукайга багышланган ункөнлек кысаларындагы чаралар белән таныштырды. 18 апрельдә Тукай музеенда татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Таһир Гыйләҗевнең шагыйрьгә багышланган монографиясе тәкъдим ителә. Казан хакимиятенең мәгәриф бүлеге белән берлектә үткәрелгән Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр конкурсына йомгак ясала. Шулай ук Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килгән «Әллүки» иҗат берләшмәсенең зур чарасы һәм атна дәвамында Габдулла Тукай премиясе лауреатлары белән очрашулар оештырылачак.
18.04.2023. Камилә Билалова, «Татар-информ» МА