ТАТ РУС ENG

Мәскәү татарлары «Тукай иле» иҗади конкурсын игълан итте

Фото: © tatar-inform.ru, Дарья Сайфиева.Фото: © tatar-inform.ru, Дарья Сайфиева.

Мәскәү татарлары автономиясе IV «Тукай иле» иҗади конкурсын игълан итте. Бәйгенең максаты – Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, шагыйрьнең иҗатын, татар телен һәм әдәбиятын таныту. Конкурс Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә үткәрелә. 

Бәйгедә Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә яшәүче 7-18 яшькәчә һәркем катнаша ала. Конкурска Габдулла Тукайга багышланган шигырьләр, җырлар, рәсемнәр һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре кабул ителә. Жюри игътибарына тәкъдим ителгән эшләрнең видео яки фотолары белән гаризаларны 2026 елның 5 апреленә кадәр tukai.ile@yandex.ru почта адресына юлларга кирәк. Шулай ук фото һәм видео материалларны #ТукайИле140 хэштэгы белән социаль челтәрләрдә дә урнаштырырга була, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары автономиясе.

Конкурсның номинацияләре: Габдулла Тукай шигырьләрен татар телендә уку, Габдулла Тукай шигырьләренә татарча җырлар башкару; Габдулла Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышлап иҗат ителгән татарча шигырьләр; Габдулла Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышланган сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре; Габдулла Тукай әсәрләрен татар телендә төркем белән театральләштерү; Габдулла Тукай шигырьләрен башка телләрдә уку.

Җиңүчеләр 25 апрельгә кадәр Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллегенең рәсми сайтында игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Халыкара туган тел көнендә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә узачак.

 

24.03.2026.

Комментарий язарга


*