Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «Ядкарьләрдә Тукай рухы» Россиякүләм әдәби конкурсына нәтиҗә ясалды. Бу бәйгегә әдәби хезмәтләрне март аенда кабул иттеләр, җиңүчеләр исә 26 апрельдә (10.00 сәгатьтә) – Габдулла Тукайның туган көнендә музейда бүләкләнәчәк.
Конкурста Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкарьләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән I-XI сыйныф укучылары катнаша алды. Музей мөдире Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, Арча, Буа, Азнакай һәм Актаныш районнарыннан, Казан шәһәренең төрле мәктәпләреннән, Россиянең Чувашия һәм Башкортстан республикалары, Самара өлкәсеннән барлыгы 65 эш килгән. Әдәби әсәрләр генә түгел, инша, мәкалә кебек язылган хезмәтләр дә булган. «Һәр эшне жюри әгъзалары җентекләп тикшерде, бәхәсләшүләр дә булды. Барлык катнашучыларга, укытучылар, ата-аналарга рәхмәтлемен», – диде ул.
Гүзәл Төхвәтова балалар музей экспонатлары турында тырышып язарга омтылганын, күпчелек темалар Тукайның түбәтәе һәм кәрзиненә багышланганын әйтте. «Эшләрнең күбесе татар телендә язылган, рус телендәгеләрне дә кабул иттек. Без аларны музей сайтында, телевидениедә чыгыш ясаган вакытта, газета-журналларда тәкъдим итәргә планлаштырабыз», – диде музей мөдире.
Жюрины шагыйрь, язучы Ленар Шәех җитәкләде, шулай ук жюри составында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина да бар иде.
Бәйгегә йомгак ясауда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт тә катнашты. Аның фикеренчә, әлеге бәйге башка әдәби конкурсларны кабатламый. «Бу – музей, экспонатлар белән бәйле конкурс. Тукайның бүгенге көнгәчә сакланып калган шәхси әйберләре санаулы гына. Алар балаларның күңелендә мең төрле хисләр уяткан. Кайберәүләр фантастикага бирелеп, әсәрләрендә Тукай яшәгән заманга да әйләнеп кайткан. Балаларны Тукай иҗатына, шәхесенә, Казандагы музеена җәлеп итү максатыннан чыгып караганда, әлеге бәйге бик кирәкле, ул киләчәктә дә дәвамлы булсын иде», – диде Рәмис Аймәт.
«Ядкарьләрдә Тукай рухы» бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге
«Поэзия» номинациясе. I-IV сыйныф укучылары арасында:
1нче урын – Шакирова Зилә Ильнар кызы, 18нче гимназиянең I сыйныф укучысы (укытучысы – Насыйбуллина Гөлфия Рөстәм кызы);
2нче урын – Гыйззәтуллин Әмир Ленар улы, Казанның 81нче мәктәбе IV сыйныф укучысы (укытучысы –Сафиуллина Гөлфия Миңнехак кызы);
3нче урын – Зыяүтдинов Айнур Айдар улы, 27нче гимназиянең II сыйныф укучысы (укытучысы – Костюнина Гөлнара Радик кызы);
Ганиева Эльза Фәнис кызы, ТР Биектау районы Өнсә авылы мәктәбенең III сыйныф укучысы (укытучысы – Габделхәева Гөлназ Әдһәм кызы).
«Проза» номинациясе. I-IV сыйныф укучылары арасында:
2нче урын – Дәүләтҗанов Абдулла Ирек кызы, Казанның 11нче гимназиясе IV сыйныф укучысы, Дәрвишләр бистәсендәге Балалар иҗаты үзәге (укытучысы – Дәүләтҗанова Гүзәл Марат кызы);
3нче урын – Бәдретдинова Элина Илнар кызы, 182нче политехника лицееның II сыйныф укучысы (укытучысы – Нурмиева Рәмзия Хатыйбулла кызы).
«Поэзия» номинациясе. V-VIII сыйныф укучылары арасында:
1нче урын – Сәлахова Таңсылу Рамиль кызы, Чуракай авылы мәктәбенең VI сыйныф укучысы (укытучысы – Сәлахов Рамил Җәмигнур улы);
2нче урын – Чураев Роман Сергеевич, ТР Аксубай районы Чуаш Енорускиносы авылы мәктәбенең V сыйныф укучысы (укытучысы – Сафиуллина Тәнзилә Зәкиулла кызы);
3нче урын – Сафина Илсөя Булат кызы, 127нче мәктәнең VI сыйныф укучысы (укытучылары – Хәмәтдинова Гөлшаһидә Миңнетәлгать кызы, Һадиуллина Айгөл Рәсил кызы);
Нуретдинов Булат Наил улы, ТР Буа районының Кайбыч авылы мәктәбе VII сыйныф укучысы (укытучысы –Нургалиева Гүзәлия Фәрит кызы);
Гафарова Камилә Сәрвәр кызы, Казанның 175нче гимназиясене VII сыйныф укучысы (укытучысы – Гафарова Гөлнара Галимхан кызы).
«Проза» номинациясе. V-VIII сыйныфта укучылар арасында:
2нче урын – Садыйков Данил Илдар улы, 55нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы (укытучысы – Кәримова Әнисә Әкрәм кызы);
3нче урын – Хәйруллина Энҗе Илшат кызы, 127нче мәктәпнең VII сыйныф укучысы (укытучысы – Һадиуллина Айгөль Рәсил кызы);
«Поэзия» номинациясе. IX-XI сыйныфта укучылар арасында:
1нче урын – Фәрхуллин Әмир Раиф улы, Мамадыш районы Зверосовхоз бистәсе мәктәбенең X сыйныф укучысы (укытучылары – Шиһапова Ләйсән Камил кызы, Әлмиева Гөлнур Нургаян кызы);
2нче урын – Гарифулина Гәүһәр Ринат кызы, Казанның 37нче гимназиясе X сыйныф укучысы (укытучысы –Низамиева Нурфия Гарәпшә кызы);
3нче урын – Кәлимуллина Әдибә Заһит кызы, Казанның 37нче гимназиясе XI сыйныф укучысы (укытучысы – Денисова Гөлүсә Рәшит кызы, Фәхретдинова Алена Ришат кызы);
Хөснетдинова Инзилә Илшат кызы, Казанның 11нче гимназиясе IX сыйныф укучысы (укытучысы Хәкимуллина Хәмдия Равил кызы).
«Проза» номинациясе. IX-XI сыйныф укучылары арасында:
1нче урын – Кыямов Ихтыяр Илдар улы, «Адымнар-Казан» мәктәбенең XI сыйныф укучысы (укытучысы – Ханнанов Рамил Гөмәр улы);
2нче урын – Мифтахова Гүзәл Рөстәм улы, 16нчы гимназиянең X сыйныф укучысы (укытучысы – Исхакова Гөлназ Ренат улы);
3нче урын – Хөснетдинова Эльзилә Фәрит кызы, Г.Тукай исемендәге 1 гимназиянең X сыйныф укучысы (укытучысы – Хөснетдинова Эльмира Рөстәм кызы).
19.04.2023. Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» МА