ТАТ РУС ENG

Нәҗип Җиһановның Тукай турында яңа опера иҗат итәргә нияте булган

2026 елның 15 гыйнварында мәшһүр композитор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1958) Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулды.

Нәҗип Гаяз улы Җиһанов (1911-1988) – классик, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, мультиинструменталист (фортепиано, виолончель, фагот), Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы һәм беренче ректоры, педагог-мәгърифәтче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Музыкаль әсәрләрдән тыш (3 балет, 8 опера, 17 симфония һ.б.), зур эпистоляр мирас калдырган. Шулай ук бөек татар Габдулла Тукай иҗаты белән бәйләнгән берничә музыкаль әсәре бар.

Казандагы Нәҗип Җиһанов музее коллекциясендә Габдулла Тукайның шигырьләр китабы саклана. Музей мәгълүматлары буенча, композиторга аны язучы һәм драматург Әхмәт Фәйзи (1903-1958) бүләк иткән булган.

Әлеге китап битләрендә Җиһанов кулы белән ясалган тамгалар, нота фразалары һәм театр программасының икенче ягында ук «Тукай» дип исемләнгән, татарча эпиграфлы план эскизын күрергә мөмкин. Бу язуларга карап, шулай ук якыннарының истәлекләренә, композиторның хатларына нигезләнеп, Нәҗип Җиһановның Тукай турында яңа опера иҗат итү ниятен ташламаганлыгын аңларга була. Ләкин бу опера барыбер язылмый кала.

 

15.01.2026.

Комментарий язарга


*